Яңалыклар

 
02.07.2021

fayz Күренекле татар композиторы Җәүдәт Фәйзи биографиясе. Тапшыруны танылган тарихчы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев алып бара.

24.06.2021

nuri

Дөньякүләм мәшһүр балет артисты, балетмейстер Рудольф Нуриев биографиясе. Тапшыруны танылган тарихчы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев алып бара.

17.06.2021

gav Бөек Ватан сугышы каһарманы Пётр Гаврилов биографиясе. Тапшыруны танылган тарихчы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев алып бара.

10.06.2021

babi Татар-башкорт шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабич биографиясе. Тапшыруны танылган тарихчы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев алып бара.

04.06.2021

ri

2021 елның 1 -2 июнендә ТР ФАнең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты хезмәткәрләре Р.Б.Садыйкова, Г.Э.Рәфыйкова, Р.Н.Шакиров һәм Р.В.Әминов эш сәфәре белән Татарстан Республикасының Нурлат районында булып кайттылар. “Татарстан Республикасының торак пунктлары” иллюстрацияле энциклопедиясенең өченче томын әзерләү өчен районның табигать һәм мәдәни мирас объектлары  фотога төшерелде. Район хакимияте тарафыннан институт хезмәткәрләренә тиешле ярдәм оештырылды. Сәфәр барышында мәдәният йортлары, клублар, мәктәпләр һәм музей хезмәткәрләре белән очрашулар узды. Нурлат Төбәк тарихы музее һәм Күлбай-Мораса авылындагы Г.Кариев музена, Норлат шәһәре Үзәк китапханәсенә институт әзерләп чыгарган китаплар бүләк ителде. Музей һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан институтка шулай ук Норлат районы тарихына караган китаплар бирелде.

03.06.2021

ya Талантлы татар шагыйре, прозаик, драматург Фәнис Яруллинның биографиясе. Тапшыруны танылган тарихчы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев алып бара.

31.05.2021

ka

2021 елның 26 маенда институт хезмәткәрләре Н.А.Кореева, Р.Н.Шакиров һәм Р.В.Әминовлар эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Питрәч районында булып кайттылар. Сәфәрнең төп максаты “Татарстан Республикасының торак пунктлары” иллюстрацияле энциклопедиясенең өченче томын әзерләү белән бәйле булып, районның табигать һәм мәдәни мирас объектларын  фотосурәткә төшерүгә багышланды. Район хакимияте һәм Питрәч төбәк тарихы музее хезмәткәрләре тарафыннан оештыру мәсьәләләрендә зур игътибар һәм ярдәм күрсәтелде. Сәфәр барышында мәдәният йортлары, клублар, мәктәпләр һәм музей хезмәткәрләре белән ике яклап та файдалы эшлекле очрашулар уздырылды. Керәшен Сәрдәсе һәм Питрәч Төбәк тарихы музейларына институт әзерләп чыгарган китаплар бүләк ителде.

31.05.2021

k 2021 елның 19-22 маенда Татарстан Республикасының Мөслим авылында “Мөслим районы һәм Көнчыгыш Татарстан: үткәннән - бүгенге көнгә (этномәдәни үсеш, телләр, традицияләр һәм новацияләр)” Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарих, туган якны өйрәнүчеләр конференциясе булып узды. Институтыбызның фәнни хезмәткәре Н.А.Кореева “ 19 йөзнең беренче яртысында Казан һәм Оренбург губерналары торак пунктлары арасында сәүдә мөнәсәбәтләре үсеше” темасына доклад ясады. Наталья Анатольевнага конференциядә катнашуы турында сертификат, шулай ук Мөслим муниципаль районы башлыгы Р.Х.Муллин, Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте президиумы әгъзасы Р.Д.Кәримов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Конференция нәтиҗәләре буенча мәкаләләр җыентыгы бастырып чыгару планлаштырыла.

11.05.2021

za Бөек Ватан сугышы каһарманы, Берлинда Рейхстагка беренчеләрдән булып Җиңү Байрагы кадаган Гази Казыйхан улы Заһитовның тормыш юлы. Тапшыруны танылган тарихчы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев алып бара.

29.04.2021

tum Күренекле тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор Диләрә Тумашеваның тормыш юлы. Тапшыруны танылган тарихчы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев алып бара.

22.04.2021

fax Мәшһүр дин һәм җәмәгать эшлеклесе, галим Ризаэтдин Фәхретдинның тормыш юлы. Тапшыруны танылган тарихчы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев алып бара.

15.04.2021

bik Бөек татар театр актеры Шәүкәт Биктимеровның тормыш юлы. Тапшыруны танылган тарихчы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев алып бара.

08.04.2021

mar Күренекле илаһият галиме, мәгърифәтче, тарихчы, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган татарча тапшыру! Алып баручы —  танылган тарихчы, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев. 

02.04.2021

Татар халкының күренекле улы, фикер иясе, көнчыгышны өйрәнүче абруйлы галим, педагогика өлкәсе теоретигы Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның тормышы һәм фәнни эшчәнлегенә багышланган татарча тапшыру! Алып баручы — танылган тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев. 

31.03.2021

ak

19 йөздә яшәп иҗат иткән мәшһүр татар шагыйре Мифтахетдин Акмулланың тормышы һәм иҗатына багышланган татарча тапшыру! Алып баручы – танылган тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев.

https://www.youtube.com/watch?v=FXNr12CtG78

31.03.2021

alf

Татар халкының сөекле кызы, мәшһүр татар җырчысы Әлфия Авзалованың тормышы һәм иҗатына багышланган татарча тапшыру! Алып баручы – танылган тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев.

https://www.youtube.com/watch?v=nZGPc53cTSU

31.03.2021

sa

Татар халкының сөекле кызы, мәшһүр татар җырчысы, актриса һәм композитор Сара Садыйкованың тормышы һәм иҗатына багышланган татарча тапшыру! Алып баручы – танылган тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев.

https://www.youtube.com/watch?v=ja8u9mmK9gA

30.03.2021

sha Күренекле татар сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, тел галиме Галимҗан Шәрәфнең тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган татарча тапшыру! Алып баручы – танылган тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев.

30.03.2021

mi

Татар халкының күренекле улы, сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, милли-дәүләт төзелеше теоретигы Мирсәет Солтангалиевның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган татарча тапшыру! Алып баручы – танылган тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев.

https://www.youtube.com/watch?fbclid=IwAR01stJ7HMWmtzlq5tpgixnPdR_WLp1SlgUsNlviU8D0UnMH9DKnb25y6XA&v=dpXc7a_ewWg&feature=youtu.be

29.03.2021

kam Күренекле татар галиме, химик-органик Гыйлем Камайның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган татарча тапшыру! Алып баручы – танылган тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев.

Год науки и технологий Антитеррористическая комиссия в Республике Татарстан Культурное наследие Татарстана Центр перспективных экономических исследований Академии Наук РТ 50 лучших инновационных идей для Республики Татарстан Виртуальный музей-библиотека Академии Наук Республики Татарстан Татарстанский ЦНТИ