Яңалыклар

«Татарстан Мирасы» проектын презентацияләү 09.11.2023

«Татарстан Мирасы» проектын презентацияләү

9 ноябрьдә ТР Фәннәр академиясендә ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре Иннополис Университеты командасы белән очрашты. Nuha AI дип аталган Иннополис Университеты командасы «Татарстан Мирасы» проектын презентацияләде. 

 Проект Ясалма Интеллект технологияләрен кулланып, интерактив ЗД-сценаларны стандартлаштырылган дәреслекләргә интеграцияләү юлы белән Татарстан тарихы һәм мәдәнияте турында белем бирү материалын өйрәнүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. 
 Ясалма интелект видео нигезендә югары сыйфатлы 3D-модельләр ясарга һәм аларны рәсем яки сорау буенча стильләштерергә мөмкинлек бирә.

 ТР Фәннәр Академиясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган проект 2024 елда узачак БРИКС йомгаклау саммитында иң яхшы студент стартаплары презентациясендә тәкъдим ителәчәк.

Возврат к списку