Яңалыклар

Институт хезмәткәрләре Казан федераль университетында фәнни йомгаклау конференциясендә катнаштылар. 01.02.2024

Институт хезмәткәрләре Казан федераль университетында фәнни йомгаклау конференциясендә катнаштылар.

2024 елның 1 февралендә Казан федераль университетының фәнни йомгаклау конференциясе кысасында Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының мәгълүмати системалар кафедрасының һәм ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының «Интеллект. Тел. Компьютер.» исемле уртак секциясе узды.

 Институт хезмәткәрләре актуаль темаларны яктырткан фәнни докладлар белән чыгыш ясадылар. Тәкъдим ителгән докладларда мәгълүмати технологияләр һәм ясалма интеллект технологияләре өлкәсендәге актуаль проблемалар яктыртылды. Чыгышлар тәмамлангач, докладчылар сорауларга җавап бирделәр һәм фикер алышуда катнаштылар.

Возврат к списку