Яңалыклар

ТР ФА Президенты аспирантлар белән очрашты 15.02.2024

ТР ФА Президенты аспирантлар белән очрашты

14 февральдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе җитәкчелеге аспирантлар һәм аларның фәнни җитәкчеләре белән очрашты. 

 Киңәшмәне ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов ачты. Рифкать Миңнеханов җыелучыларны һөнәри бәйрәмнәре — Россия фәне көне һәм Аспирант көне белән котлады һәм академиянең фәнни-тикшеренү эшчәнлеге максатлары һәм бурычлары турында сөйләде. 

 Очрашуда ТР Фәннәр академиясе вице-президенты А.А. Тимерханов, ТР Фәннәр академиясенең аерым структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм аспирантура бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмәдә аттестация нәтиҗәләре, диссертацияләргә таләпләр, аспирантларның яшь галимнәр өчен конкурсларда һәм грантларда катнашу мәсьәләләре каралды. 

 Барлык аспирантларга киләчәк эшләрендә уңышлар телибез!

Возврат к списку