Яңалыклар

Гамәли семиотика институты - IХ «Сәмрух» ел премиясе җиңүчеләре исемлегендә 19.02.2024

Гамәли семиотика институты - IХ «Сәмрух» ел премиясе җиңүчеләре исемлегендә

19 февраль көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында IХ «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы булып узды. Биредә «Сәләт» берләшмәсенең 2023 нче елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашучы талантлы балалар һәм яшьләр, берләшмәнең проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итүче партнерлар, сәләтлеләр һәм уңышлы инициатива авторлары бүләкләнде. 

 Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты "Ел партнёры" номинациясендә җиңү яулады. 

Премияне тапшыру тантанасында шулай ук бихисап министрлык, ведомство вәкилләре дә катнашты. Җиңүчәләрне беренчеләрдән булып котлап, премияне тапшыручылар арасында Татарстан Республикасы Рәисе Аппаратының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе департаментының Гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек идарәсенең Җәмәгать үсешен мониторинглау һәм фаразлау бүлеге мөдире Алинә Әхмәдиева, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков булды. 

Премия Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән оештырыла.

Возврат к списку