Яңалыклар

Институт хезмәткәрләре «Россиядә электрон язу” дигән  конференциядә катнаштылар 22.02.2024

Институт хезмәткәрләре «Россиядә электрон язу” дигән конференциядә катнаштылар

21-22 февраль көннәрендә Йошкар-Ола шәһәрендә Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык эгидасы астында Марий Эл Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Мари дәүләт университеты базасында «Россиядә электрон язу: тәҗрибә, бурычлар, үсеш векторлары» дигән V Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Ул Мәскәү, Казан, Уфа, Сыктывкар, Чебоксар, Салехард, Саранск, Томск, Абакан, Ташкент, Якутск, Санкт-Петербург, Ижевск шәһәрләре галимнәрен һәм белгечләрен берләштерде. 

 Конференция цифрлы мәгълүмат киңлегендә телләрнең яшәешенең төрле аспектларына багышланды: 
 -Интернетта телләрне куллану, 
- Электрон белем бирү ресурслары, 
- электрон китапханәләр, 
 - милли телләр корпуслары,
 -электрон сүзлекләр, энциклопедияләр, 
 -машина тәрҗемәчесе. 

Конференциянең беренче көнендә Институт директоры Гыйльмуллин Ринат Абрек улы “Татар теле өчен заманча IT-эшләнмәләр һәм лингвистик ресурслар: Татарстан Республикасындагы тәҗрибә” дигән темага, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Хәкимов Булат Эрнст улы “Татар сөйләмен танып белү өчен датасет әзерләү” темасына чыгыш ясады һәм Леонтьев Роман Дмитриевич Tatsoft машина тәрҗемәчесен үстерү буенча эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Икенче көнне мастер-класслар үтте.

 Хезмәттәшләребезнең чыгышлары оештыручыларда, конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Чара кысаларында Гамәли семиотика институты һәм Мари дәүләт университеты арасында фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Возврат к списку