М.З.Хәбибуллин Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясе утырышында

14.02.2024

2024 елның 13 февралендә институт җитәкчесе урынбасары М.З.Хәбибуллин Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында булды. Әлеге утырышта министрлыкның 2023 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2024 ел өчен бурычлар билгеләнде. Анда ТР Дәүләт советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Л.Р.Фазлыева, ТР Фәннәр академиясе Президенты Р.Н.Миңнеханов, югары уку йортлары ректорлары һәм директорлары, яшьләр оешмалары җитәкчеләре катнашты. Үзенең чыгышында Р.Н.Миңнеханов Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын үстерүдә яшь галимнәрнең зур роль уйнавын ассызыклады.


Возврат к списку