презентация книги М.Укмасый-тат

презентация книги М.Укмасый-тат 01.10.2020
  Шушы көннәрдә Г.Тукайның әдәби музеенда танылган әдәбият белгече, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Зөфәр Рәмиевнең «Миргазиз Укмасый: әсәрләр, мәкаләләр, истәлекләр» китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
  Китапны төзүче һәм кереш сүз авторы З.Рәмиев сөйләвенчә, М. Укмасый иҗатына ул 1990 елларда, ХХ гасыр башы язучыларының әсәрләр җыентыгын әзерләгәндә игътибар иткән.
  Миргазиз Укмасый (Миргазиз Гәбделкаюм улы Зәбиров) 1884 елда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының Кече Укмас авылында (элеккеге Казан губернасының Лаеш өязе) мулла гаиләсендә туа. Үзенең беренче шигырьләрен «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган елларда ук яза, әлеге данлыклы белем бирү оешмасында белем алган Фатих Әмирхан аны «шагыйрь әфәнде»дип атаган.
  М. Укмасыйның язма мирасы күпсанлы проза әсәрләрен дә үз эченә ала, алар арасында хикәяләр, мәкаләләр һәм истәлекләр бар. Ул шулай ук татар фольклорын җыю белән дә шөгыльләнгән, шулай да ул, беренче чиратта, мәгърифәтче шагыйрь, Габдулла Тукайның шигъри мәктәбе традицияләрен дәвам итүче буларак билгеле. Кызганычка каршы, М.Укмасый да, башка күп кенә әдипләр кебек, сәяси карашлары өчен эзәрлекләүләргә дучар булган.
  Шагыйрьнең сайланма әсәрләре аның вафатыннан соң ун ел узгач - 1958 елда гына дөнья күрә, берничә шигыре "Татар шигърияте антологиясе”ндә (1956), соңрак “Татар шигърияте: XX гасыр башы” китабында (2004) басылып чыга, әмма болар – М.Укмасый мирасының бик аз өлеше генә.
  Соңгы елларда М.Укмасыйның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә танылган галим-текстолог Зөфәр Рәмиев күп көч куя, ул ХХ гасыр башы татар әдәбиятын өйрәнүгә зур өлеш кертеп, безнең көннәргә гарәп графикасында килеп җиткән һәм шул сәбәпле бүгенге көн укучысына таныш булмаган язмаларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерә. «Миргазиз Укмасый: әсәрләр, мәкаләләр, истәлекләр» – шул зур эшнең бер нәтиҗәсе. Әлеге китапта әдипнең шигырьләре, хикәяләре, мәкаләләре һәм К. Насыйри, Г. Тукай, С. Рәмиев, Ф. Әмирхан, М. Гафури турындагы истәлекләре урын алган. Аларның күбесе укучыларга хәзерге татар язуында беренче мәртәбә тәкъдим ителә.
  Китапны тәкъдим итү чарасында галимнәр, язучылар, мәдәният хезмәткәрләре, студентлар катнашты. Әлеге җыентыкның әдәбият тарихын тулырак һәм объектив яктыртудагы ролен ассызыклап, чыгыш ясаучылар Г.Тукай замандашлары калдырган бай мирасыбызны алга таба өйрәнү һәм халыкка кайтару зарурлыгын билгеләп үттеләр.

Возврат к списку