ХХ гасырның икенче яртысы татар прозасы («кеше һәм табигать» мәсьәләсе)

ХХ гасырның икенче яртысы татар прозасы («кеше һәм табигать» мәсьәләсе) 22.10.2020
   Филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре А. Ганиеваның «ХХ гасырның икенче яртысы татар прозасы («кеше һәм табигать» мәсьәләсе)» монографиясендә 1960–2000 еллар татар прозасы кеше һәм табигать мөнәсәбәте яктылыгында тикшерелә.
   Фәнни һәм иҗтимагый әһәмияткә ия булган әлеге проблеманы өйрәнү 1960–1990 елларда милли-әхлакый башлангыч көчәю белән характерланган яңарыш тенденцияләрен ачарга ярдәм итә. Хезмәттә татар әдәбиятында «кеше – табигать» мөнәсәбәтләренең милләт һәм әхлак мәсьәләләре белән бәйләнешле сурәтләнүенә басым ясала. Автор тема, жанр, стиль өлкәләрендәге эзләнү-табышларга, сурәт алымнарының бирелешенә аерым игътибар юнәлтә. Табигать турындагы прозаның сәнгати үзенчәлекләрен өйрәнгәндә, андагы әсәрләрнең поэтикасындагы типологик моментлар билгеләнә.
    Хезмәт хәзерге татар прозасында табигатьнең яңартылып, ягъни аның халыкның рухи-әхлакый мирасы һәм аның тарихи хәтерен саклаучы итеп каралуын ачыклау ягыннан да яңалык алып килә.
    Китап әдәбият белгечләренә, укытучыларга, татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.


Возврат к списку