"Илдар Ханов. Яктылыкка юл" хәтер кичәсе

"Илдар Ханов. Яктылыкка юл" хәтер кичәсе 17.12.2025

"Илдар Ханов. Яктылыкка юл" хәтер кичәсе

  2025 елның 16 декабрендә "Ногай" конференц-залында рәссам-монументалист, сынчы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Галәм гыйбадәтханәсенә нигез салучы Ханов Илдар Мәнсәви улының (1940-2013) юбилеена багышланган хәтер кичәсе оештырылды.

 Кичә ачылыр алдыннан скрипкада Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, ТНВ каналының музыкаль мөхәррире Динә Закирова башкаруында көйләр яңгырады.

 Кичәне оештыручы һәм алып баручы сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова, рәссамның  мирасын өйрәнүче һәм  тормышындагы төп вакыйгаларның шаһиты буларак, Ильдар Хановның уникаль  рәссам булуын, аның иҗатының төрле мәдәниятләр һәм чорлар традицияләре бәйләнгән булуын, дөньяны фәлсәфи аңлау тирәнлеге һәм үзенчәлекле сәнгати күзаллавы белән аерылып торуын билгеләп үтте.

 Аннары  рәссамның үзе һәм аның фикердәшләре (Д. Вәлеев, А. Абзгильдин һ.б.) катнашында төшерелгән режиссер Людмила Усованың «Песни света» фильмы (2008, «Сабантуй» студиясе) күрсәтелде. К. Васильев музееның өлкән фәнни хезмәткәре Пронин Геннадий оештырган фотолар күргәзмәсендә останың чор символларына әйләгнгән кайбер әсәрләре белән танышырга мөмкин иде.

  И. Хановның иҗаты, эшчәнлеге турында үз истәлекләре, уйланулары белән дуслары, хезмәттәшләре, рәссамнар чыгыш ясады: Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Григорий Эйдинов, Россия һәм Татарстан Республикасының атказанган архитекторы Вячеслав Нилов, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмзә Шәрипов (Яр Чаллы), Татарстан Республикасының атказанган архитекторы Николай Лекарев, физика-математика фәннәре кандидаты, «Сакура» татар-япон мәдәни-мәгълүмат үзәге директоры Асия Садыйкова, «Тонар» фирмасы директоры Георгий Гильмутдинов һ.б. Чыгыш ясаучыларның барысы да Илдар Хановның талант масштабын һәм республика сәнгатен үстерүгә керткән өлешенең әһәмиятен билгеләп үттеләр.

 Татарстан Республикасының халык артисты, Башкортостан АССРның атказанган артисты Рөстәм Маликовның чыгышы кичә бизәде.

 Кичәдә Н. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентлары, Казан шәһәре районнарының ветеран-педагоглары катнашты. Барлык катнашучыларга истәлеккә «Илдар Ханов. Истәлекләр, иҗаты турында уйланулар» китабы тапшырылды (автор-төзүче  Р.Р. Солтанова).

 


Возврат к списку