Фәнни Татарстан № 4 2025

Фәнни Татарстан № 4 2025 22.12.2025




 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 
   «ФТ» журналының шушы көннәрдә дөнья күргән яңа саны укучыларны тел һәм әдәбият белеме, сәнгать һәм халык иҗаты буенча яңа тикшеренүләр белән таныштыра. Чыгарылышта шулай ук «Тарих сәхифәләре», «Милли мәгариф», «Шәхесләребез», «Фәнни ядкәрләр» дигән рубрика материаллары һәм Ф.Ф. Гаффарова тарафыннан төзелгән «Русча-татарча сүзлеккә» рецензия урын алды.

Филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Вәлиева мәкаләсендә XVII–XVIII гасырлар иске татар язма истәлекләрендә объект семантикасына ия фигыль сүзтезмәләрнең кулланылыш үзенчәлекләрен анализлау максат итеп куелган. Фактик материал татар халкы тарихын яктырту, телебезгә хас грамматик үзенчәлекләрне чагылдыру җәһәтеннән мөһим чыганакларның берсе – Мөслими Хисаметдин бине Шәрәфетдиннең «Тәварихе Болгария» әсәре нигезендә тупланган. Автор китаптагы исемле фигыль сүзтезмәләрнең объект мөнәсәбәтен белдерә торган төрен ике зур төркемгә бүлеп карый: иярүче сүзе процессның туры объектын белдерә һәм иярүче сүзе процессның кыек объектын аңлата торган төрләр. Беренче төрдә бәйләүче чара буларак төшем килешенең актив булуын ачыклый, иярүче сүз процессның кыек объектын белдерә торган сүзтезмәләрдә бәйләүче чаралар булып юнәлеш, чыгыш килеше кушымчаларының, гайре, илә, илән, берлән кебек ярдәмче сүзләрнең өстенлек алуын күрсәтә.

Алга таба «Тел белеме» рубрикасында филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Ольга Галимованың Каюм Насыйри тарафыннан төзелгән «“Гөлзар вә чәмәнзар”га сүзлек»не анализлауга багышланган мәкаләсе урын ала. Бу русча-латинча-татарча сүзлектә, башлыча, үсемлек атамалары теркәлгән. Шулай ук үсемлек морфологиясенә караган һәм үсемлектән алына торган матдәләрнең дә атамалары кергән. Хезмәт структур яктан өч өлештән тора: кереш, сүзлек, кушымта. Лөгатьлек рус алфавиты тәртибендә эшләнгән, әмма алфавиттан тайпылышлар да күзәтелә. Мәкаләләрнең һәм рус, һәм татар өлешләренә синонимнар тупланган. Мәкалә авторы күрсәтүенчә, хезмәтнең төп яңалыгы – гарәп сүзләрен аерып күрсәтү. Әлеге максаттан К. Насыйри гарәпчә тамгасын куллана. К. Насыйриның «“Гөлзар вә чәмәнзар”га сүзлек» һәм «Рус хоруфы һиҗасы үзрә мөрәттәб лөгать китабы»нда уртак һәм аермалы якларның булуы сүзлекченең терминнарны теркәүдә яңа юллар эзләвен, башта кулланылган алымнарны камилләштерергә омтылуын күрсәтә.

Филология фәннәре докторы, Казан дәүләт энергетика университетының чит телләр бүлеге мөдире Гөлнара Лутфуллина мәкаләсендә татар теле вәкилләренең тел аңы үзәге лексик берәмлекләрен анализлана. Мәкаләнең актуальлеге милли үзаңның типик сыйфатларын һәм компонентларын ачыклау, саклау һәм культивацияләү зарурлыгы белән билгеләнә. Тикшеренүгә материал татар теленең 2024–2025 елларда компьютер технологияләре ярдәмендә ачыкланган ассоциацияләрнең нәтиҗәләре буенча төзелгән ассоциатив сүзлегеннән алынган. Автор татар теле вәкилләренең тел аңы үзәгендә җан, туган, нур, өй, көч, кеше, ирек, җир, күңел, йорт кебек нигез төшенчәләр урын ала дигән нәтиҗәгә килә. Тикшерү барышында ирешкән нәтиҗәләр татар һәм башка тел вәкилләренең милли үзаңын өйрәнү ысуллары турындагы белемнәрне баета һәм милли аң үзәгенә кергән барлык лексемаларны, алар арасындагы бәйләнешләрне өйрәнүнең перспектив юнәлеш ләрен күзалларга ярдәм итә.

Филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең лексикография бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, бүлек мөдире Ринат Сәфәровның аңлатмалы сүзлекнең микроструктурасын параметризацияләү принциплары турындагы мәкаләсендә сүзлек мәкаләсенең башка төп элементларын тасвирлауны бер системага салу һәм унификацияләнгән параметрлар булдыруны тикшерү үзәккә куела. Авторның максаты – фактик материалны комплекслы анализлау, татар теленең киләчәктә төзеләсе сүзлекләрен стандартлаштыруга һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән принциплар эшләү. Галим тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган проблемаларны хәл итүнең конкрет юлларын тәкъдим итә.

«Әдәбият белеме» рубрикасында филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Айгөл Ганиеваның татар совет прозасының төп үсеш этапларын һәм тенденцияләрен өйрәнүгә багышланган мәкаләсенең беренче өлеше урын ала. Автор билгеләвенчә, әлеге чор прозасы социалистик реализмның тар чикләренә сыешмый һәм аның үсеше СССРның башка милли әдәбиятларында барган процессларны кабатламый. Ул үткән буын татар язучыларының традицияләренә таянып, аларны яңартып үсә, шуның белән татар әдәбиятының милли үзенчәлекләрен саклауга һәм ныгытуга ирешә. Әлеге чорның әдәбияты да катлаулы үсеш тенденцияләре кичергән, берьяклы гына аңлатып булмый торган үзенчәлекле мирасны тәшкил итә. Барыннан бигрәк ул күпмилләтле булуы һәм, үзәктән килгән бертөрле басым астында иҗат ителүгә карамастан, һәр милли әдәбиятның үз үсеш закончалыклары нигезендә үсүе белән кызыклы.

Филология фәннәре докторы, ТӘһСИнең Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Надыршина үз мәкаләсендә классик татар әдибе Гомәр Бәшировның (1901–1999) шәхси архивындагы материалларны системалаштыру һәм анализлау нәтиҗәсе белән уртаклаша. Мәкалә авторы билгеләвенчә, әдипнең әдәби һәм публицистик эшчәнлеген ачкан күпсанлы материаллар аның иҗатының бөтен совет киңлегендә гаять зур популярлык казануының (аңа Советлар Союзының төрле төбәкләреннән, төрле милләт укучыларыннан килгән күпсанлы хатлар шуны раслый) сере табигатьтән бирелгән гаҗәеп сәләттә генә түгел, ә бәлки, бер яктан, киң карашлы, югары эрудицияле һәм теоретик әзерлекле булуы, икенче яктан, иҗатта үз-үзенә карата һәрвакыт таләпчәнлеге, әдәби әсәр язу эшенә гаять җаваплы каравы нәтиҗәсе икәнлеген күрсәтеп тора.

«ФТ» журналында 2025 елның һәр санында күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм татар яңарышы әйдаманнарыннан берсе, язучы, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе Фатих Әмирханга (Мөхәммәтфатих Зариф улы Әмирханов, 1886–1926) махсус сәхифә багышлау – тууына 140 ел тулу, шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре тарафыннан алты томлы академик басмасы әзерләнү, анда әдипнең мирасы күпкә тулыландырылып, укучыга тәкъдим ителү белән бәйле. Журналның 4 нче санында урын алган филология фәннәре докторы, ТәһСИнең әдәбият бүлеге баш фәнни хезмәткәре Дания Заһидуллина мәкаләсе Фатих Әмирханның 1913–1925 еллар публицистикасына багышлана. Галимә 1912 елның ахырында татар вакытлы матбугаты мәйданында хасил булган яңалыклар нәкъ менә Ф. Әмирхан исеме, эш-гамәлләре белән бәйле дип билгели, бу фикерен әдипнең «Әлислах» газетасы һәм «Аң» журналында дөнья күргән язмаларын анализлап дәлилли. Аның милли тәрәккыять тарафдары булуын,  мәкаләләрендә мәгариф, фән һәм мәдәният алгарышы мәсьәләләрен күтәрүен ассызыклый.

Ф.Әмирханга багышланган язмаларның икенчесе филология фәннәре кандидаты, ТәһСИнең текстология бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре һәм бүлек мөдире Эльмера Галимҗанова тарафыннан әзерләнгән. Ул Ф. Әмирханның көндәлекләре турында. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә сакланган бу язмалар кыска вакыт аралыгына, – 1921 елның октябрь–декабрь айларына гына карасалар да, тарих өчен гаять зур әһәмияткә ия. Алар совет хакимияте чорының фаҗигалы чынбарлыгын ачыклауда мөһим чыганак булып хезмәт итә. Шулай ук әлеге язмалар Ф. Әмирханны совет сәясәтенең кайбер якларына тәнкыйди карашта торган шәхес буларак бәяләргә мөмкинлек бирә.

«Халык иҗаты» бүлегендә филология фәннәре докторы, ТӘһСИнең халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Ким Миңнуллинның халык иҗатында Хуҗа Насретдин образын анализлаган мәкаләсе тәкъдим ителгән. Ул Хуҗа Насретдин мәзәкләренең Казанда басылуына 180 ел тулу уңаеннан язылган. Автор билгеләвенчә, фольклор дөньясында халык мәнфәгатьләрен яклаучы, аның әдәпәхлак нормаларын һәм күңел тойгысын яктыртучы образ булып формалашкан Хуҗа Насретдин персонажы гасырлар дәвамында Якын Көнчыгыш, Урта диңгез буе дәүләтләре, Урта Азия һәм, гомумән, Евразия континенты халыкларында киң тарала, һәм ул татар халкында да бик популяр. Мәкаләдә 1845 елдан башлап Казанда әлеге образга багышлап чыгарылган китапларга тулы күзәтү ясала, аларны бастыруның этаплары аерып чыгарыла.

«Тарих сәхифәләре» рубрикасында филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы профессоры Айрат Юсупов мәкаләсе урын алган. Автор XIX гасырның соңгы чирегендә татар диалектологиясе мәсьәләләрен фәнни өйрәнүгә нигез салына, дип билгели. Татар халкының рухи мәдәниятен, аерым этнографик төркемнәрне һәм татар сөйләшләрен системалы тикшерү, фактик материал туплау барышында Казан университеты каршында оешкан Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең эшчәнлеге аеруча әһәмиятле. Җәмгыять әгъзаларының хезмәтләрендә татар теленең диалект һәм сөйләшләргә бүленеше, аларны классификацияләү юлында тәүге адымнар ясала, алар системага салына һәм фәнни нигездә аңлатыла башлый.

Бу сәхифдә урын алган икенче мәкалә ТР ФА Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты кече фәнни хезмәткәре Данир Әхмәтов һәм тарих фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәммәдиева тарафыннан язылган. Мәкаләнең максаты – хәзерге чорда керәшен массакүләм мәгълүмат чараларының формалашу үзенчәлекләрен һәм аларның керәшен җәмгыятенең милли үзаңын саклаудагы ролен ачыклаудан гыйбарәт. Авторлар фикеренчә, әлеге тикшеренүнең нәтиҗәләре керәшен тарихын, мәдәниятен өйрәнү өлкәсендәге фәнни белемнәрне баетуга һәм Татарстанда этник массакүләм мәгълүмат чаралары үсеше стратегиясен камилләштерүгә ярдәм итәчәк.

Быел Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шушы истәлекле датага бәйле рәвештә, ТӘһСИдә төрле чаралар үткәрелде, республика вакытлы матбугаты битләрендә галимнәребезнең мәкаләләре дөнья күрде. “ФТ” журналында да шуңа мөнәсәбәтле махсус рубрика ачылды. Бу рубрикада филология фәннәре докторы, ТӘһСИнең әдәбият белеме бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Венера Макарованың хәзерге татар прозасында Бөек Ватан сугышын күзаллау турындагы мәкаләсе урын алган. Автор теманы Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?..» дигән романы мисалында ача. Автор әсәрнең сюжетын анализлый, герой характерының мотивларын, сәнгати деталь, яшерен мәгънәләрнең, ассоциатив янәшәлекләрнең, җыр, шигырь текстларының һ.б. әһәмиятен күрсәтә.

«Милли мәгариф» рубрикасында филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең милли мәгариф бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре һәм бүлек җитәкчесе Гөлназ Мөхәрләмованың мәктәптә туган (татар) телдәге әдәбиятны укыту барышында укучыларның эмоциональ интеллектын үстерү юлларын ачыклаган мәкаләсе урын алган. «Туган (татар) телдәге әдәбият» укытуның төп предмет нәтиҗәләренең берсе булып та укучыларның әдәби әсәрдә тасвирланган тормышның сәнгатьчә чагылышын эмоциональ кабул итү һәм интеллектуаль яктан аңлавы тора. Укытучы туган телдәге әдәбият дәресләрендә һәрвакыт укучының әсәр эчтәлегенә, образлар системасына, идея-мәгънәви өлешенә эмоциональ мөнәсәбәтен белдергән җавап алуга ирешергә тырышырга тиеш, чөнки текстка салынган эстетик һәм эмоциональ мәсьәләләр турында фикер алышу барышында укучылар үзләрен, үзләренең эмоциональ дөньясын һәм тирә-юньдәге дөньяны тирәнрәк танып белә алалар. Шуңа күрә конкрет әдәби әсәрне өйрәнүгә бәйле рәвештә укучының хис-кичерешләрен, эмоцияләрен тәрбияләү аларның хис-ихтыяр өлкәсен формалаштыруда әһәмиятле санала.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы өлкән укытучысы Гөлнара Һадиева мәкаләсе «Татар язучылары һәм шагыйрьләре саннарда» инфографикасы проекты турында бәян итә. Бу проект татар язучыларының тормыш юлы һәм иҗатына кызыксыну булдыру, аларның дәрәҗәсен күтәрү һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә омтылыш булдыру максатыннан эшләнгән. Автор билгеләвенчә, уку материалын инфографика ярдәмендә визуальләштерү берничә педагогик бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирә: әдәбият буенча белемнәр формалаштырыла, тән кыйди һәм визуаль фикерләү үстерелә, уку һәм танып белү эшчәнлеге активлаштырыла.

Филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Габдулла Сәлахов мәкаләсе XIX – XX гасыр башында татар мәдрәсәләрендә кулланылган гарәп телен өйрәнү буенча уку әсбаплары белән таныштыра. Автор озак вакыт дәвамында татар мәдрәсәләрендә бөтен мөселман дөньясында популяр булган әз-Зәмәхшәринең «әл-Әнмүзәҗ» (Үрнәк), Ибне Хаҗибның «әл-Кафия» (Тулы [трактат]), әл-Җөрҗанинең «әл-Гавамил» (Грамматик [факторлар]) һ. б. дәреслек сыйфатында кулланылуын билгели. Шулардан мәшһүр дин галиме, филолог һәм әдәбиятчы, күпсанлы хезмәтләр авторы Мәхмүд бине Гомәр әз-Зәмәхшәри (1074–1144), ислам тарихында танылган гарәп теле галимнәренең берсе, төрле фәннәрдән күпсанлы хезмәтләр авторы Ибне Хаҗиб (Госман бине Гомәр әл-Әснани) (1174–1249) тарафыннан язылган гарәп теле грамматикаларына аерым туктала. Автор күрсәтүенчә, бу хезмәтләр татар мәдрәсәләрендә бик популяр булган, әмма гарәп теле буенча грамматикаларны татар телендә төзеп бастыру көн кадагында торган. XIX гасырның ахыры – XX гасыр башында, Европада кузгалган уку-укыту системасын реформацияләү дулкынында, мәдрәсәләрнең башлангыч сыйныфлары өчен татар телендә заманча гарәп теле грамматикаларын әзерләү һәм бастыру өлкәсендә зур активлык күзәтелә. Моңа шулай ук татарларның башка төрки халыклар арасында аерым этнос буларак формалашуы да уңай йогынты ясый. Шушы чорда дөнья күргән җәдиди уку әсбаблары арасында Галимҗан һәм Салихҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, Габдрахман Гомәри, Сөнгатулла Бикбулат һ. б. төзегән хезмәтләрне санап китәргә кирәк.

«Милли мәгариф» рубрикасында филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Гайнуллина һәм «Хозур» нәшрият йорты редакторы Рәмзилә Мәннанованың Гобәйдулла Нигъмәтуллин Фәйзи-Бубиның мәктәп-мәдрәсәләр өчен төзегән дәреслекләренә күзәтү буларак язылган мәкаләсе дә урын алган. Мәгълүм булганча, ХX гасыр башында «Иж-Буби» мәдрәсәсе Русиядәге мөселман уку йортлары арасында иң абруйлы, иң алдынгы белем учакларының берсе саналган. Мәдрәсә музеенда 21 дәреслек саклана. Мәкалә авторлары Гобәйдулла Бубиның «Кавагыйде төркия» (1897), «Кыйраәте фәнния» (1909) дәреслекләре һәм «Кыйраәте төрки» (1899) хрестоматиясен гарәп графикасыннан кириллицага күчергән. Әлеге дәреслекләр һәм хрестоматия К. Насыйри хезмәтләреннән башлангыч алган гамәлләрнең дәвамы булып тора. Бу хезмәтләрне өйрәнү инкыйлабка кадәр эшләп килгән татар мәктәп-мәдрәсәләрендәге уку программаларының эчтәлеген, укыту алымнарын күзәтергә дә ярдәм итә.

Сәнгать фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ольга Улемнова үз мәкаләсендә рәссам Равил Заһидуллин иҗаты белән таныштыра. Ул 35 елдан артык актив иҗат итеп, югары һөнәри үрләр яулаган һәм зур темага – татар халкының тарихына һәм мәдәниятенә тугрылык саклаган рәссам-график. Аның югары профессиональ дәрәҗәдә индивидуаль манерада язылган картиналары бай татар тарихының төрле сәхифәләрен гәүдәләндерә, халыкның традицион яшәү рәвешен, аның көнкүрешен һәм дини гореф-гадәтләрен чагылдыра. Останың туган халкына багышланган күпьеллык иҗаты югары бәяләнеп, агымдагы елда Р. Заһидуллин «Болгар илендә», «Казан дәүләте», «Безнең авыл» дип исемләнеп, өч сериягә кергән картиналары өчен (бу әсәрләрне 2000–2010 елларда иҗат ителгән полотнолар берләштерә) Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе номинанты булды.

Сәнгать белеме буенча фәлсәфә докторы, Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясе Архитектура һәм сәнгать институтының гыйльми сәркатибе  Рамил Гулиев мәкаләсе борынгы Азәрбайҗан скульптурасында хатын-кыз символизмы мәсьәләсенә багышланган. Автор билгеләвенчә, Азәрбайҗанның борынгы скульптурасында хатын-кыз символизмы төрки халыкларга хас булган универсаль уңдырышлылык, муллык, саклау культының һәм иҗади хатын-кыз энергиясенең төбәк үзенчәлекләрен чагылдырган тирән мәдәни-тарихи күренеш булып тора. Авыл җирлекләрендә һәм каберлекләрдә неолит һәм энеолит чорларына караган балчыктан эшләнгән кечкенә хатын-кыз фигуралары табылу аларның борынгы җәмгыятьләрнең социаль-дини структурасында мөһим роль уйнавын фәнни яктан раслый, алар анда гаиләнең иминлеген һәм явыз рухлардан саклаучы, җирнең уңдырышлылыгын тәэмин итүче, шулай ук теге дөньяда ярдәм итүче ияләр (обереги) булып торганнар.

«Шәхесләребез» рубрикасында филология фәннәре докторы, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры Илшат Насиповның филология фәннәре докторы, танылган тюрколог, хәзерге тел белемендә алтаистика һәм тел багланышлары өлкәсендәге проблемаларны аеруча актив тикшерүче, татар төбәк диалектологиясе һәм лексикографиясенең күренекле вәкиле Алмас Шәйхулов турындагы мәкаләсе китерелә. Автор аның Башкортстан Республикасында төрки-татар гомумтөрки, төбәк фәнни һәм укыту лексикографиясен, ономастикасын, этимологиясен үстерүгә керткән өлешен ачып бирә.

Казах, үзбәк, каракалпак һ.б. төрки халыкларның этнографиясен, фольклорын, тарихын өйрәнүгә нигез салучыларның берсе, Оренбург төбәгеннән чыккан атаклы галим һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог Әбүбәкер Әхмәтҗан улы Диваевның тууына быел 170 ел тула. Педагогика фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ләлә Мортазина мәкаләсендә аның тормыш юлы һәм фәнни-педагогик эшчәнлеге яктыртыла.

ТӘһСИнең Язма мирас үзәге фәнни хезмәткәре Айгөл Хәсәнова мәкаләсе киң җәмәгатьчелеккә аз билгеле талантлы педагог, рәссам, каллиграф, ташка уеп ясаучы, җәмәгать эшлеклесе, дәреслекләр һәм уку-укыту әсбаплары авторы Сәлах Камал турында мәгълүмат бирә.

«Фәнни ядкәрләр» рубрикасында Төркиядә Йосыф Акчураның фикри җитәкчелегендә чыккан «Төрек дәрнәге» мәҗмугасында басылган ике мәкалә: Муса Акъегетнең «Казан татар шивәсендә мәкальләр» һәм Гаяз Исхакыйның «Татар әдәбиятының тарихчасы» язмалары ТәһСИ аспиранты Наил Вахитов тарафыннан гарәп графикасыннан гамәлдәге язуга күчерелеп, сүзлек-аңлатмалар белән тулыландырылып тәкъдим ителә.

Журналның бу санында Ф.Ф. Гаффарова төзегән «Русча-татарча сүзлек»кә (2025) филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең лексикография бүлеге баш фәнни хезмәткәре Эльвира Сафина әзерләгән рецензия дә урын алган. Рецензент сүзлекнең төп үзенчәлекләре дип түбәндәгеләрне аерып чыгара: укучылар, студентлар һәм татар телен өйрәнүче киң кулланучылар өчен кирәкле төп сүзләрне үз эченә ала; сүзләрнең тәрҗемәләрен генә биреп калмый, телне камил белмәүчеләр өчен аларның кыскача аңлатмаларын да китерә; дини лексикага зур урын бирә, бу исә кулланучыларга, бигрәк тә яшьләргә, дини төшенчәләрне дөрес аңларга ярдәм итә; телне өйрәнүчеләрне күздә тотып, сүзләрнең кулланылыш үрнәкләрен тәкъдим итә һ. б.

Ахырдан институт һәм республиканың фәнни-иҗтимагый тормышыннан яңалыклар, шулай ук чыгарылыш материалларына караган иллюстрацияләр бастырыла.



Возврат к списку