Социаль-мәдәни эшчәнлек: тикшеренү һәм практик перспективалар векторлары

Социаль-мәдәни эшчәнлек: тикшеренү һәм практик перспективалар векторлары 24.12.2025

2025 елның 18-19 декабрендә Казан дәүләт мәдәният институтында «Социаль-мәдәни эшчәнлек: тикшеренү һәм практик перспективалар векторлары» XI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре катнашты. Институт директоры, филология фәннәре кандидаты Илгиз  Халиков пленар утырышта сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. «Күпмәдәниятле җәмгыять шартларында күпдәрәҗәле тел әзерлеге» секция утырышында ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәрләре, филология фәннәре кандидатлары Миңнира Булатова һәм Алинә Хөсәенова чыгыш ясадылар. Конференциядә Россия вузларыннан (Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Кемерово, Краснодар, Пермь, Чиләбе), шулай ук Әзербайҗан, Әфганстан, Беларусь, Казакъстан, Таҗикстан, Төркия һәм Үзбәкстан коллегалары актив катнашты. Утырышлар кызыклы һәм нәтиҗәле узды.


Возврат к списку