Делегация из Казахстана-тат

Делегация из Казахстана-тат 03.09.2020
    Казанда Республика көне кысаларында узган тантаналы чараларга Казакъстан Республикасы делегациясе дә чакырылган иде. Кунаклар берничә тарихи-мәдәни объектта булды һәм Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларда катнашты.
  Визит кысаларында делегация әгъзаларының Татарстандагы коллегалары белән эшлекле очрашулары да оештырылды. Шундыйларның берсе – Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия университеты проректоры, академик Дихан Камзабекулы белән очрашу – 29 августта Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында узды. Бу ике оешманы күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли: Евразия университеты һәм ТӘһСИнең хезмәттәшлеге 2015 елда имзаланган килешү нигезендә гамәлгә ашырыла.
   Очрашу барышында Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина һәм ТӘһСИ директоры Ким Миңнуллин кунакны Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең гуманитар юнәлештәге тикшеренүләре белән таныштырдылар, шулай ук алга таба хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләшү булды. Аерым алганда, сүз Татарстан башкаласында казакъ шагыйре, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Абай (Ибраһим) Кунанбаевның 175 еллыгына, ә Казакъстан Республикасының Нурсолтан шәһәрендә – татар әдәбияты классигы, шагыйрь Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган чаралар үткәрү турында барды. Моннан тыш, Казакъстанда яшәп, казакъ телендә иҗат итүче татар язучылары әсәрләрен – татар теленә, ә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин эшлеклесе Ш. Мәрҗанинең аерым хезмәтләрен казакъ теленә тәрҗемә итү турында сөйләшү булды.

  



Возврат к списку