КХШ-125 тат

КХШ-125 тат 15.09.2020
Казан сәнгать мәктәбенә – 125 ел
   Бу уңайдан оештырылган юбилей чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» галереясында 9 сентябрьдә «Казан сәнгать мәктәбе – 125 ел: танылган һәм онытылган исемнәр, тарих битләре» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
   Конференция эшендә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре дә актив катнашты. Сәнгать белеме докторы, институтның тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Рауза Солтанова «Осталар мәктәбе (Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында сценографлар әзерләү турында)» темасына доклад белән чыгыш ясады; сәнгать белеме кандидаты, бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ольга Улемнованың чыгышы Казан сәнгать мәктәбенең Дмитрий Мощевитин (1894-1974) иҗатында уйнаган роленә багышланган иде.
   Конференция кысаларында шулай ук ТӘһСИнең яңа басмалары да тәкъдим ителде. «Татарстан сәнгате белгечләре» сериясеннән беренче китапны аның авторы – сәнгать белеме кандидаты, доцент Ирина Лобашева тәкъдим итте. Монография Казан сынлы сәнгать музеен оештыручы Г.А. Могильниковага багышланган.
   Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» галереясында узган «Мәскәү казанлылары» сериясеннән күргәзмәләр каталогы белән конференциядә катнашучыларны басмаларның кураторы һәм авторы Ольга Улемнова таныштырды. Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының уртак күргәзмә-нәшрият проекты булган «Мәскәү казанлылары» сериясе Д.Д. Хисамова, М.Д. Бернацкая, Л.Д.Красильникова, С.Е. Новикова тарафыннан әзерләнгән өч басманы берләштерә: «Дмитрий Жилов (1891–1959). Рәсем сәнгате, скульптура, графика»; «Дмитрий Красильников (1903–1951). Рәсем сәнгате, графика»; «Дмитрий Мощевитин (1894–1974)».

Возврат к списку