Яңалыклар

«Татар халык иҗаты» академик басмасы томнарын тәкъдим итү чарасы
28.02.2024
      Бүген «Татар-информ» матбугат агентлыгында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әзерләнгән 25 томлы «Татар халык иҗаты» академик басмасы томнарын тәкъдим итү чарасы узды.
Шәриф Камалның 140 еллыгы  уңаеннан
28.02.2024
      ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин һәм әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов 27 февраль көнне язучы Шәриф Камалга куелган истәлек тактасына чәчәкләр салу чарасында катнашты.
Әдәбият көннәре уңаеннан очрашу
28.02.2024
      26 февральдә ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Хәбибуллина Лениза Газинур кызы (Лениза Вәлиева) Чаллы шәһәренең 38 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Әдәбият көннәре уңаеннан оештырылган язучылар белән очрашу чарасында катнашты.
Хәзерге һәм киләчәк журналистикасы
28.02.2024
      ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре журналистика мәсьәләләренә багышланган «Хәзерге һәм киләчәк журналистикасы: Россия һәм Монголия» I Халыкара форумы эшендә онлайн режимда катнаштылар.
«Минем җанда Галәм яши!»
27.02.2024
      Ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хәбибуллина Лениза Газинур кызы 26 февраль көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының зур залында узган «Минем җанда Галәм яши!» дип исемләнгән иҗат кичәсендә катнашты.
«Фәнни десант» Стәрлебаш районында
26.02.2024
      ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Насыйбуллина Нуридә Шәйдулла кызы 22 февраль көнне Халыкара туган тел көненә багышланган «Фәнни десант» проекты кысаларында Башкортстан Республикасы Стәрлебаш районы Бузат урта гомуми белем бирү мәктәбе...
Һади Атласи истәлегенә багышланган чаралар
22.02.2024
      21 февраль – Халыкара туган тел көнендә ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Эльвира Ирфат кызы Сафина Бөгелмә шәһәрендә татар халкының күренекле мәгърифәтчесе, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Һади Атласи истәлегенә багышланган чараларда катнашты....
2023 елга йомгак ясалды
22.02.2024
      21 февраль – Халыкара туган тел көнендә – ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында бу көнне төрле масштабтагы, төрле форматтагы чаралар уздыру матур традициягә әверелде. Быелгы чара узган 2023 елга йомгак ясау рәвешендә узды.
Шәмсетдин Зәки истәлегенә
22.02.2024
      21 февраль көнне филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Нуридә Насыйбуллина XIX гасырның танылган шагыйре һәм педагогы, көнчыгыш фикер ияләре Ибн әл–Араби, Җәләлетдин Руми, Фаридеддин Аттар, Гәбдерәхмән Җәми традицияләрен дәвам итүчеләрнең берсе ...
 Татар милли киеме турында әңгәмә
22.02.2024
      21 февраль көнне Казан шәһәре Совет районының 185 нче лицеенда ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Л.М. Шкляева башлангыч сыйныф укучылары белән очрашты.
6 томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н тәкъдим итү чарасы
22.02.2024
      21 февраль – Туган телләр көнендә – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булган алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» һәм башка сүзлекләрне тәкъдим итү чарасы узды.
141нче гимназия укучылары белән очрашу
21.02.2024
      20 февраль көнне Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Айгөл Җәләлиева институтның традицион «Фәнни десант» проекты кысаларында Казанның 141нче гимназиясе укучылары белән Халыкара туган тел көненә багышланган чара үткәрде.

Pages: Prev. 1 ... 21 22 23 24 25 ... 71 Next