Яңалыклар

«Вести FM» радиосында – Идел буе әдәбиятлары турында
24.05.2023
      Чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты М.И. Ибраһимов һәм лабораториянең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы А.А. Арзамазов 23 майда «Вести FM» радиосының «Нацвопрос» программасында катнаштылар.
Милли әдәбиятларны тәрҗемә итү мәсьәләсенә багышланган дискуссия
24.05.2023
      2023 елның 23 маенда А.М. Горький исем. Әдәбият институтында (Мәскәү) милли әдәбиятларны тәрҗемә итү мәсьәләсенә багышланган ачык дискуссия узды. Әлеге чарада Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – директор урынбасары, филология фәннәре докторы О.Р. Хисамов, чагыштырма татар белеме...
Азәрбайҗан Республикасы Чит телләр университеты ректоры киңәшчесе Галей Алиевич Аллахвердиев белән очрашу
19.05.2023
      2023 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Азәрбайҗан Республикасы Чит телләр университеты ректоры киңәшчесе, филология фәннәре докторы, профессор Галей Алиевич Аллахвердиев белән очрашу узды.
«Татарлар һәм ислам дөньясы»
18.05.2023
      Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Татарлар һәм ислам дөньясы» Халыкара (онлайн) фәнни форумы кысаларында Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган түгәрәк өстәлләр һәм дискуссияләр узды.
Тукай эзләреннән: Балтач районы Сосна Пүчинкәсе авылы
16.05.2023
      2023 елның 7-8 маенда Балтач районының Сосна Пүчинкәсе авылында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова тарафыннан Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Азат Хөснетдинов ярдәме белән «Тукай эзләреннән» проекты кысаларында...
Филология фәннәре докторы дәрәҗәсе бирелү белән котлыйбыз
15.05.2023
      Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президиумы утырышында президент Мәкъзүм Саләхов Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 2022 елда ТР Фәннәр академиясе Диссертация советы каршында диссертацияләрен уңышлы яклаган хезмәткәрләренә филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен бирү турында дипломнар тапшырды.
Фатих Кәрим иҗатына багышланган «Батырлар эзеннан» республика конкурсы
14.05.2023
       Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов, институтның гыйльми сәркатибе Лилия Гыйниятуллина, милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова Фатих Кәрим иҗатына багышланган «Батырлар эзеннан» республика конкурсының бүләкләү тантанасында катнашты.
«Синтез документального и художественного в литературе и искусстве» Халыкара конференциясе
11.05.2023
       «Синтез документального и художественного в литературе и искусстве» IX Халыкара конференциясе 2023 елның 3-6 маенда Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында узды. Аның эшендә ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме...
Россия империясе төбәкләрендә сәнгать күргәзмәләре
03.05.2023
      27-28 апрельдә Санкт-Петербургта Европа университеты тарафыннан оештырылган «Вне столиц. Художественные выставки в регионах Российской империи» дип аталган Халыкара конференция узды. Аның эшендә Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре дә катнашты һәм XIX...
Сабантуй  оештыручы белгечләр һәм режиссерлар өчен семинар
29.04.2023
     27 апрельдә Г.Ибраһимов исем. Тенл, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Солтанова Рауза «Сабантуй» бәйрәмен оештыручы белгечләр һәм режиссерлар алдында чыгыш ясады.
ТӘҺСИ галимнәре "Зәнкиев укулары"нда катнашты
28.04.2023
       27 апрельдә Тубыл шәһәрендә «Зәнкиев укулары» узды. Әлеге традицион Халыкара фәнни-гамәли конференция быел Педагог һәм остаз елына багышланып, заманча белем бирү киңлегендә фән һәм практиканы интеграцияләү темасына багышланган. Аның эшендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты...
"Таяну ноктасы" тапшыруын  карагыз
27.04.2023
      Иртәгә, 28 апрельдә, филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире Марсель Ибраһимов «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалы «Таяну ноктасы» проектының рус телендәге чыгышында катнашачак.

Pages: Prev. 1 ... 23 24 25 26 27 ... 60 Next