Яңалыклар

20.02.2023
Язма мирас үзәгендә басмага әзерләнгән фәнни хезмәтләрне тәкъдим итү уңаеннан матбугат конференциясе
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә басмага әзерләнгән фәнни хезмәтләрне тәкъдим итү уңаеннан матбугат конференциясе узды.

20.02.2023
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Гомуми белем бирүнең яңартылган стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган тел һәм әдәбият предметларыннан яңа УМКлар» темасына милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган төбәкара түгәрәк өстәлдә Россия Федерациясе...

17.02.2023
ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать белеме кандидаты Ольга Улемнова халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Виктор Кронидович Федоровның тормышы һәм иҗаты турындагы яңа альбомны тәкъдим итү чарасында катнашты һәм чыгыш ясады.

10.02.2023
25 томлык «Татар халык иҗаты» тупланмасының «Йола фольклоры» дип аталган икенче томы (Татар халык иҗаты: 25 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2022. – 2 т. : Йола фольклоры / [төз., иск. һәм аңл. әзерл., кереш сүз авт. Л. Х. Дәүләтшина]. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2022. – 541 б.) 2022 ел ахырында дөнья күрде.

09.02.2023
Филология фәннәре докторы, ТӘҺСИнең гыйльми секретаре Ләйлә Дәүләтшинаның Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында дөнья күргән монографиясе XX гасыр ахыры һәм XXI гасыр башы татар прозасын мәдәниятнең этник компонентлары контекстында өйрәнүгә багышланган (Современная татарская проза в ...

08.02.2023
Россия фәне көненә багышланган тантаналы утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкының уникаль мәдәни мирасын саклау эшенә Татарстан Фәннәр академиясенең зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Бу югары бәя, һичшиксез, Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына да карый. ТӘҺСИнең эшчәнлеге белән соңгы елларда чыккан басмаларны...

07.02.2023
ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов һәм Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать белеме кандидаты Людмила Шкляева 4 февральдә мәктәп укучыларының «Интеллект. Мәдәният. Карьера» конференциясендә татар теле...

01.02.2023
«Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында чыгып килүче «Таяну ноктасы» программасында халык санын алу нәтиҗәләренә багышланган тапшырулар циклы старт алды. Аның беренче чыгарылышында филология фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров...