Яңалыклар

22.02.2021
Фәннәр академиясендә узган Туган тел атналыгы кысаларында Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге хезмәткәрләре 19 февральдә Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумында булдылар.
Студентлар һәм укытучылар алдында чыгыш ясап, сәнгать белеме докторы, тасвирый һәм декоратив-гамәли...

22.02.2021
18 февральдә Туган телләр атналыгы кысаларында Татарстан һәм күрше республикалар (Чувашия, Мордовия, Мари-Эл) галимнәре, укытучылары, методистлары, Мәгариф һәм фән министрлыклары вәкилләре катнашында узган чараларның берсе актуаль мәсьәлә – Татарстан Республикасында туган телләр һәм әдәбият укытуда заманча белем бирү траекторияләренә багышланган...

20.02.2021
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында XXI гасыр татар лексикографиясенә багышланган матбугат конференциясе узды.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов, лексикография бүлеге мөдире, филология...

19.02.2021
17 февральдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендә заманча тикшеренүләр» темасына түгәрәк өстәл узды.
Чараны сәламләү сүзе белән филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин ачып җибәрде.


18.02.2021
17 февральдә Туган телләр атналыгы кысаларында үткәрелгән чираттагы түгәрәк өстәл фольклор һәм этномәдәни тәңгәллек проблемаларына багышланган иде.
Этномәдәни үзтәңгәллек – кешенең билгеле бер этник мәдәнияткә мөнәсәбәтле булуын төшенүе, үзен югары аң дәрәҗәсендә әлеге бәйләнештә күзаллавы ул. Бүген бу мәсьәләнең халык авыз...

18.02.2021
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимованың яңа басмасы Пермь крае татарларының музыкаль фольклорын өйрәнүгә багышланган (Галимова Э.М. Традиционная музыкальная культура пермских татар / Э. М. Галимова. – 2-е...

16.02.2021
Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин, лингвистика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Рифат Мирхәев татар телендәге элмә һәм мәгълүмати такталарда хаталарны ачыклау буенча республикада башланган конкурс уңаеннан «Татар-информ» агентлыгында...

16.02.2021
16 февраль көнне Татарстан Фәннәр академиясендә галимнәр, җәмәгатьчелек, журналистлар катнашында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм Халыкара туган телләр көненә багышланган Туган телләр атналыгының рәсми ачылышы булды.
Чараны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Саләховның сәламләү сүзе белән...

12.02.2021
Оренбург өлкәсе – Татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләренең берсе. 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары нигезендә, биредә 151 меңнән артык татар яши, бу – өлкә халкының 7,5 процентын тәшкил итә. Лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Алинә Хөсәенованың Татарстан Республикасы Фәннәр...

12.02.2021
2021 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган «М. Җәлилне өйрәнү фәне: бүгенгесе һәм киләчәге» темасына түгәрәк өстәл үткәрелә. Чараның төп оештыручысы – Татарстан Республикасы Фәннәр акдемиясенең...