Яңалыклар

Ивановские чтения-тат
20.05.2019
    Санкт-Петербург дәүләт университеты Көнчыгыш факультеты төрки филологиясе кафедрасында 2019 елның 16 - 17 маенда күренекле тюрколог С.Н. Ивановка багышланган «XXI Иванов укулары” халыкара конференциясе үтте.
    Быел Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының төзелүенә 80 ел тула. Шуны истә тотып, институтта үткәрелгән гыйльми тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән киң җәмәгатьчелекне таныштыру максатында, бу көннәрдә аеруча мөһим хезмәтләрне презентацияләүгә дә зур әһәмият бирелә. Шундый чараларның...
Юбилей М. Ахметзянова тат
28.03.2019
     26 нчы мартта күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Язма һәм музыкаль мирас үзәге баш фәнни хезмәткәре Әхмәтҗанов Марсел Ибраһим улына 80 яшь тулды.
Ягъфәров укулары
18.03.2019
14-16 мартта Пермь крае Барда районында фольклорчы галим Рәшит Ягъфәровны искә алу уңае белән оештырылган VI край фестивале «Ягъфәров укулары» узды.
Евсеевские чтения тат
18.03.2019
   2019 елның 14–15 мартында Саранск шәһәренең М.Е.Евсеев исемендәге Мордва дәүләт педагогика институтында М.Е.Евсеевның 155 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция – 55нче Евсеев укулары булып узды.
эдэби марафон
04.03.2019
   2019 елның 1 мартында Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Ирфат кызы Сафина Лаеш шәһәре мәдәният йортында үткән Россиякүләм «Әдәби марафон»ның йомгаклау тантанасында катнашты.
итоговое собрание 2018-2019
01.03.2019
26 февральдә Фәннәр академиясенең Кече залында Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 2018 ел нәтиҗәләре буенча йомгаклау утырышы булып узды.
Научный десант
21.02.2019
    Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан Халыкара туган тел көне уңаеннан «Фәнни десант» проекты гамәлгә ашырыла. Институт хезмәткәрләре Татарстан Республикасы районнары һәм Казан шәһәре мәктәпләрендә үткәрелә торган чараларда катнаша, укучылар белән очрашулар үткәрә.
КОТЛЫЙБЫЗ!
    Институт коллективы әдәбият бүлеге мөдире Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗановны Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премиягә лаек булуы белән тәбрик итә, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, иҗади уңышлар һәм яңадан-яңа казанышлар тели.
    Әлеге премия танылган язучы Шәйхи Маннур васыяте буенча ел саен Татарстан Республикасының...
     2019 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Россия фәне көне уңаеннан тантаналы утырыш булып узды. Анда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президиумы әгъзалары, Фәннәр академиясе институтлары хезмәткәрләре, Казан югары уку йортлары һәм шәһәр фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Награждение К М Минуллина тат
16.01.2019
   Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең югары бүләге – көмеш медальгә лаек булды.
Выездное заседание госсовета-тат
18.12.2018
    2018 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе базасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы узды. Әлеге утырышта гуманитар фәннәр үсеше мәсьәләсе каралды.

Pages: Prev. 1 ... 53 54 55 56 57 ... 60 Next