Яңалыклар

13.01.2021
Филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин «Татарстан – Яңа гасыр» каналында чыгып килүче «Таяну ноктасы» программасының 2021 елда республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чираттагы...
«Театраль роман-2020» премиясе лауреатлары игълан ителде
Россиянең халык артисты, «Сатирикон» театрының сәнгать җитәкчесе Константин Райкин җитәкчелегендәге жюри «Театраль роман-2020» премиясе лауреатларын игълан итте. Алар арасында сәнгать белеме докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият...

24.12.2020
«Татар теле. Россиянең икенче теленә әверелгән төрки халыклар койнесы»
Журналист Анна Ефремованың «ПостНаука» сайтында бастырылган мәкаләсе әлеге исем белән атала. Аны әзерләүдә эксперт сыйфатында Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег...

23.12.2020
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Г.Н. Мөхәрләмова, М.М. Шәкүрова, Л.М. Гыйниятуллина, Д.М. Абдуллина «Хәзерге шартларда туган телләрне укыту: нәтиҗәле методикалар һәм технологияләр» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар....

18.12.2020
Коронавирус пандемиясе тормышыбызның күп кенә өлкәләренә төзәтмәләр кертте. Күренекле казакъ шагыйре, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Абай (Ибраһим) Кунанбаевның тууына 175 ел тулуга багышланган «Төрки халыкларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм Абай иҗаты» Халыкара конференциясен дә онлайн формада үткәрергә туры килде – ул 14 декабрьдә...

17.12.2020
1–4 декабрьдә Казанда «Татарстанның декоратив-гамәли сәнгате: традицияләр һәм инновацияләр» дип аталган уку-укыту семинары узды. Чараның төп максаты – декоратив-гамәли сәнгатьнең һәм халык кәсепләренең традицион төрләрен популярлаштыру, глобальләшү шартларында аларны үстерү юлларын эзләү. Семинарны оештыручыларның берсе булып,...

10.12.2020
ПРЕСС-РЕЛИЗ
2020 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Төрки халыкларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм Абай иҗаты» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли онлайн-конференция үткәрелә. Конференция күренекле казакъ шагыйре, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Абай Кунанбаевның тууына 175 ел тулуга багышлана....

07.12.2020
Тарихи рәвештә формалашып, даими үсеп-үзгәреп торучы «жанр» төшенчәсе – һәрвакыт әдәбият белгечләренең бәхәс үзәгендә. 4 декабрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә онлайн-форматта узган «ХХ–ХХІ гасырларда милли әдәбиятларның жанр-стилистик үсеше» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар әлеге теманың хәзерге...

03.12.2020
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан эшләнгән, республика мәктәпләрендә инде апробация узган «Туган тел (татар теле)» фәне буенча башлангыч сыйныфлар өчен уку-укыту комплектлары (УМК) алдагы уку елында гамәлгә кертеләчәк. 1нче сыйныф өчен дәреслекләр бастырылган, 2–4нче сыйныфлар өчен...

03.12.2020
19–20 ноябрьдә Новокузнецкида узган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция язмышлары Казан белән бәйле галимнәр һәм педагоглар Фәүзия Гыйззәтулла кызы һәм Электрон Федорович Чиспияковлар истәлегенә багышланган иде.
Аның эшендә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге кече...

19.11.2020
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты А.М. Ахунов Вашингтонда Славян, Көнчыгыш Европа һәм Евразия тикшеренүләре ассоциациясе (ASEEES) тарафыннан оештырылган Халыкара конференциядә катнашты.
Ул «Managing Anxiety and Keeping the Faith : Islam...

18.11.2020
12-16 ноябрьдә Россия сәнгать институты (Санкт-Петербург шәһәре) тарафыннан оештырылган V Халыкара фәнни конгресс һәм IX Халыкара фольклорчылар мәктәбе эше «Россия һәм БДБ илләре халыклары фольклоры» темасына багышланган иде.
Филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш...