Яңалыклар

    «Г. Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә» ачык дискуссиясе 2019 елның 23 апрелендә, 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Г. Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә» дигән темага ачык дискуссия үткәреләчәк. Чара шагыйрьнең тууына 135 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай ХХ–ХХI гасырлар мәдәни хәятында» халыкара ...
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең күчмә утырышы
15.04.2021
   9 апрельдә Татарстан Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең күчмә утырышы узды.
   Чараны ачып, Комиссия җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов иң элек сүзне Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләховка бирде. Хәзерге...
Эпиграфик һәйкәлләргә багышланган китаплар сериясе
12.04.2021
    Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәге фәнни хезмәткәре Венер Усмановның яңа китаплары Башкортстан Республикасының элек-электән татарлар күпләп яшәгән территорияләрендәге эпиграфик һәйкәлләрне өйрәнүгә багышланган.
Фитонимнар сүзлеге дөнъя күрде
09.04.2021
   Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлегендә төзелгән яңа сүзлек дөнья күрде (Үсемлек атамаларының татарча-русча аңлатмалы сүзлеге / Илһамия Сабитова, Гөлзада Саберова. – Казан: ТӘһСИ, 2020. – 216 б.). Хезмәтнең фәнни редакторы – И.И. Сабитова.
Сүзлекләр турында сюжет карагыз
07.04.2021
   Татар теле сүзлекләре: бүгенге көндә аларның ниндиләре бар? Нинди сүзлекләр эшләнә? Сүзлекләр ни өчен кирәк? – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты лексикографлары Ринат Сәфәров, Фәридә Таһирова, Илһамия Сабитова, Эльвира Сафина шул хакта «Идел» журналының ютуб-каналына...
Котлыйбыз!
05.04.2021
    Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге фәнни хезмәткәре Наталья Герасимованы кандидатлык диссертациясе яклавы белән котлыйбыз!
   Сәнгать фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклау Н.П.Огарев исемендәге Мордовия дәүләт университеты...
Фәнни экспедицияләр эзеннән
01.04.2021
   Язгы каникул көннәрендә «Идел буе, Урал һәм Себер татарлары: ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни экспедицияләре эзеннән» күргәзмәсе кысаларында ТӘҺСИнең тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге хезмәткәрләре Р.Р.Солтанова, О.Л. Улемнова, Л.М. Шкляева, Н.В. Герасимова тарафыннан Казан шәһәренең Авиатөзелеш...
Оста кулларда киез зиннәтләнә
30.03.2021
   23 март көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Нәүрүз бәйрәменә багышланган «Оста кулларда киез зиннәтләнә» дип исемләнгән күргәзмә үткәрелде. Чара Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (кураторы Р.Р. Солтанова) һәм Казан шәһәре Мәдәният идарәсенең 5 нче балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан...
Г. Ибраһимовка багышланган чаралар
19.03.2021
      Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның тууына 134 ел тулуга багышланган чаралар бу көннәрдә Татарстан һәм күрше Башкортстан республикаларында, шул исәптән әдипнең туган ягы – Башкортстаннның Авыргазы районы Солтанморат авылында узды. 
   Белем бирү оешмаларында һәм мәдәният учреждениеләрендә фәнни-гамәли конференцияләр, әдәби-музыкаль...
"Фәнни экспедицияләр эзеннән" дип аталган күргәзмә ачылды
17.03.2021
  «Московский» мәдәният үзәгендә (Казан, Авиатөзелеш районы) «Идел буе, Урал һәм Себер татарлары: ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни экспедицияләре эзеннән» дип аталган күргәзмә ачылды.
  Күргәзмә 11 мартта ачылды һәм 2021 елның 11 маена кадәр эшләячәк.
«Фәнни десант» проекты
05.03.2021
    Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар кысаларында Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан ел саен «Фәнни десант» проекты тормышка ашырыла. Институт хезмәткәрләре республиканың мәгариф һәм мәдәният оешмаларында үткәрелә торган чараларда актив катнаша.
   Республикабызда Туган тел һәм халык...
«Башкортстан татарлары фольклоры» сериясе
02.03.2021
    ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Башкортстан татарлары фольклоры» сериясеннән өч яңа китап дөнья күрде (Башкортстан татарлары фольклоры. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 296 б.; Башкортстан...

Pages: Prev. 1 ... 54 55 56 57 58 ... 71 Next