Яңалыклар

Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Әхмәтҗанов Марсель Ибраһим улы (1939–2025) вафат. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы галимнең якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.



Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, аның урынбасары Олег Хисамов, шулай ук Дагстан коллегалары – Россия Фәннәр академиясенең Г. Цадас исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Абусупьян Акамов һәм Тарих, археология һәм этнография институты директоры...

«ФТ» журналының шушы көннәрдә дөнья күргән яңа саны укучыларны тел һәм әдәбият белеме, сәнгать һәм халык иҗаты буенча яңа тикшеренүләр белән таныштыра. Чыгарылышта шулай ук «Тарих сәхифәләре», «Шәхесләребез», «Фәнни экспедицияләр эзеннән» дигән рубрика материаллары һәм Фатих Әмирхан әсәрләренең яңа академик басмасына рецензия урын ала....


2025 елның 10-11 апрелендә Казанда «Күптелле Россия: мәдәниятләр диалогыннан сыйфатлы белем бирүгә» халыкара форумы уза. Форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре катнашты.