Новости

Галим Равил Һади вафат 10.09.2022

Галим Равил Һади вафат

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты коллективы галим һәм педагог Равил Һади вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең тормыш иптәше, балалары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

 Һадиев Равил Мәгъсүм улы – Казан федераль университетының Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе галиме, педагог, информатика өлкәсендә дистәләгән фәнни хезмәт, программалаштыру буенча уку-укыту әсбаплары, методик кулланмалар авторы, татар җанлы, милләтне саклауга күп көч куйган шәхес. 

Равил Һади мәктәбе аша йөзләгән студент үткән, Равил Мәгъсүм улы Гамәли семиотика институты хезмәткәрләренең күпчелегенең укытучысы, остазы һәм киңәшчесе булган. Шулай ук ул – Казан дәүләт университеты студентлары арасында информатика фәне буенча олимпиада командасын оештырып, аны күп кенә җиңүләргә алып барган шәхес.

 Равил Һади “Сәләт” хәрәкәтенә бик күп энергиясен, көчен, вакытын биргән информатика укытучысы буларак сәлкешләрнең хәтерендә калачак. 

Олы йөрәкле, милли җанлы шәхесебезнең рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын!

Возврат к списку