Лексикология_1

Татар лексикологиясе: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев; ред. Г.Р. Галиуллина. – Казан: ТӘһСИ, 2015. – Т. I. – 352 б.

Монография – Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында тормышка ашырыла торган «Татар лексикологиясе» проектының беренче томы. Әлеге хезмәттә татар теле лексикасының төп берәмлекләре булган сүз һәм тотрыклы әйтелмәләрнең мәгънәсе, кулланылыш үзенчәлекләре һәм килеп чыгышы мәсьәләләре яктыртыла. Шулай ук татар тел белемендә этимология тармагы формалашу һәм үсүгә кагылышлы мәгълүмат, этимологик тикшеренү ысуллары, сүзнең состав өлешләре булган тамыр, нигез һәм кушымчалар этимологиясе махсус карала.

Хезмәт тел белгечләренә, аспирантларга, студентларга һәм татар әдәби теле белән кызыксынган киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.