Самара


Милли-мәдәни мирасыбыз: Самара өлкәсе татарлары. – Казан, 2015. – 360 б. – (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; җиденче китап).

«Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» дигән сериядә дөнья күргән чираттагы бу китап Самара өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез, аларның гореф-гадәтләре, тел үзенчәлекләре турында бай мәгълүмат бирә. Бу җыентыкта борынгы кулъязмалар, шәҗәрәләр, тарихи шәхесләргә багышланган мәкаләләр урын алды. Шулай ук анда җирле халыкның авыз иҗаты, җыр-моңнары, осталарның кул эшләре, авыллар тарихы белән дә танышырга мөмкин. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең тикшеренү-эзләнүләрен туплаган әлеге басма үз укучыларын табар һәм андагы язмалар һәркемдә зур кызыксыну уятыр, дип ышанабыз.