Харраосва_Р.

Харрасова Р.Ф. Уйлар Тукайга илтә. Казан: ИЯЛИ, 2016. 248 б.

Хезмәт галимәнең Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә, Тукайчылар төркемендә эшләү дәверендә язган мәкаләләрен, әңгәмәләрен туплады. Аның күп өлешен танылган татар шагыйрьләренә, галимнәренә, Тукай бүләге ияләренә адресланган материаллар тәшкил итә. Аларда киң әдәби-гыйльми җәмәгатьчелек хөрмәтләгән каләм ияләренең Тукайга мөнәсәбәте, иҗатларының шагыйрь белән уртаклыгы, аермалы яклары, әдәби күчемлелек кебек проблемалар да чагылыш тапты.

Җыентык Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан дөнья күрә.