Кукмор

Милли-мәдәни мирасыбыз: Кукмара. Казан, 2016. 428 б. (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; сигезенче китап).

«Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» дигән сериядә дөнья күргән чираттагы китап Кукмара төбәгендә яшәүче милләттәшләребез, аларның гореф-гадәтләре, тел үзенчәлекләре турында бай мәгълүмат бирә. Бу җыентыкта борынгы ташбилгеләр, шәҗәрәләр, тарихи шәхесләргә багышланган язмалар да урын алды. Шулай ук анда җирле халыкның авыз иҗаты, җыр-моңнары, җирле осталарның кул эшләре, авыллар тарихы белән танышырга мөмкин. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең тикшеренү-эзләнүләрен туплаган әлеге басма үз укучыларын табар һәм андагы язмалар һәркемдә зур кызыксыну уятыр дип ышанабыз.