Астрахань


Милли-мәдәни мирасыбыз: Әстерхан татарлары. – Казан, 2017. – 420 б. – (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; унберенче китап).

«Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» дигән сериядә дөнья күргән чираттагы бу китап Әстерхан өлкәсенең Идел буе районында яшәүче милләттәшләребез, аларның гореф-гадәтләре, тел үзенчәлекләре турында бай мәгълүмат бирә. Бу җыентыкта борынгы ташбилгеләр, шәҗәрәләр, тарихи шәхесләргә багышланган язмалар урын алды. Шулай ук анда җирле халыкның авыз иҗаты, җыр-моңнары, осталарның кул эшләре, авыллар тарихы белән дә танышырга мөмкин. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең тикшеренү-эзләнүләрен туплаган әлеге басма үз укучыларын табар һәм андагы язмалар һәркемдә зур кызыксыну уятыр, дип ышанабыз.