Хайрутдинова_Т.

Хәйретдинова Т.Х. Табигать концепты: үсемлекләр дөньясы / Т.Х. Хәйретдинова. – Казан: ТӘһСИ, 2017. – 384 б.

Хезмәт татар телендә үсемлек атамаларын, аларның өлешләрен белдерә торган лексик-семантик төркемне синхроник һәм диахроник аспектта, концептологик күзәтүләр кертеп башка телләр белән чагыштырып махсус тикшерүгә багышланган. Әлеге бай һәм гаять әһәмиятле лексика мөмкин кадәр тулы вариантта беренче мәртәбә өйрәнелә. Озак еллар Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләгән Т.Х. Хәйретдинованың (1941–2015) бу китабы, телебезнең лексик байлыгы, тарихы белән шөгыльләнүчеләр генә түгел, татар телен укытучылар, гомумән татар фәне белән тирәнтен кызыксынучылар өчен дә файдалы кулланма булачак.