Мамадыш

Милли-мәдәни мирасыбыз: Мамадыш. – Казан, 2017. – 344 б. – (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; уникенче китап).

«Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» дигән сериядә дөнья күргән чираттагы китап Мамадыш төбәгендә яшәүче милләттәшләребез, аларның гореф-гадәтләре, тел үзенчәлекләре турында бай мәгълүмат бирә. Бу җыентыкта борынгы ташбилгеләр, шәҗәрәләр, тарихи шәхесләргә багышланган язмалар да урын алды. Шулай ук анда җирле халыкның авыз иҗаты, җыр-моңнары, осталарның кул эшләре, авыллар тарихы белән танышырга мөмкин. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең тикшеренү-эзләнүләрен туплаган әлеге басма үз укучыларын табар һәм андагы язмалар һәркемдә зур кызыксыну уятыр, дип ышанабыз.