ТС_3

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: III том: К. – Казан: ТӘһСИ, 2017. – 744 б.

Татар теленең күптомлы фундаменталь аңлатмалы сүзлеге – күләме һәм эчтәлеге белән мондый төр сүзлекләрдән иң тулысы. Ул татар тел белеме, тюркология һәм гомуми лексикографиянең ирешкән уңышларын, уңай тәҗрибәсен исәпкә алып төзелде. III томда барлыгы 10500 гә якын сүз һәм 2600 дән артык фразеологик берәмлек теркәлде. Төп фигыль оясында мәгънә төсмерләренә ия булган тезмә фигыльләр дә исәпкә алынды. Сүзлек хәзерге татар әдәби теленең киң кулланышта йөргән актуаль лексикасы һәм фразеологиясеннән, төрле фән һәм хуҗалык тармакларына караган термин, атамалардан гыйбарәт. Анда соңгы вакытта татар теленең үз мөмкинлекләре исәбенә ясалып, кулланышка кереп киткән неологизмнар, кабат активлашкан сүзләр, телне баетырдай диалектизмнар, алынмалар да чагылыш тапты.

Сүзлек киң катлау укучыларга, шулай ук төрле фән белгечләренә гамәли кулланма буларак тәкъдим ителә.