Яңалыклар

ТӘҺСИ директоры Ким Миңнуллинның Уфага сәфәре
12.12.2023
    Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры К.М. Миңнуллин 11 декабрьдә Башкортостан Республикасы башкаласы Уфа шәһәрендә булып кайтты.
Матурлык дөньяны коткарырмы?
12.12.2023
       Сәнгать фәннәре докторы, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова 2023 елның 10 декабрендә «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалының «Ком сәгате» тапшыруында кунакта булды.
«Россия Федерациясендә тел сәясәте»  форумы
12.12.2023
     2023 елның 7-8 декабрендә Мәскәүдә VII «Россия Федерациясендә тел сәясәте» форумы узды. Аның эшендә филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ринат Сәфәров катнашты.
Яңартылган ФДББС шартларында туган телне яңа УМКлар буенча укыту
07.12.2023
      ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының 5 нче гимназиясе базасында туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен «Яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган (татар) телне һәм әдәбиятны яңа УМКлар...
ТӘһСИдә әзерләнгән хезмәтләр: татар теленең фразеологизмнар сүзлеге
07.12.2023
     Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан әзерләнгән татар теле сүзлекләре фондындагы аерым басмалар белән таныштыруны дәвам итәбез.
Түгәрәк өстәлгә чакырабыз
06.12.2023
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты танылган прозаик, драматург, җәмәгать эшлеклесе  Шамил Усмановның тууына 125 ел тулуга багышланган «1920-30 еллар татар әдәбиятында Шамил Усманов иҗаты» дип аталган түгәрәк өстәл утырышына чакыра.
 Халыкара Михоэлс укулары
04.12.2023
      Сәнгать фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова – «Күпмилләтле мәдәният контекстында милли театр» исемле традицион Михоэлс укуларының даими катнашучысы.
Чыңгыз Айтматов иҗатына багышланган түгәрәк өстәлгә чакырабыз
04.12.2023
     Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 2023 елның 13 декабрендә танылган язучы Чыңгыз Айтматовның тууына 95 ел тулуны билгеләп үтү чараларының республика планы кысаларында «Чыңгыз Айтматов иҗаты – төрки халыкларны бәйләп торган мирас» темасына түгәрәк өстәл үткәрә.
Вәлиев укулары
04.12.2023
      Филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары Олег Хисамов «Вәлиев укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
Чит ил драматургиясе  Казан сәхнәләрендә
01.12.2023
      Сәнгать белеме үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Елена Шевченко 24 ноябрьдә башкалабыз театрларында чит ил драматургиясе турында лекция белән Казан Яшьләр театрында чыгыш ясады.
Баш хәрефтәнме, юл хәрефеннәнме?
30.11.2023
        Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәтләре белән таныштыруны дәвам итәбез.
Хакасия Республикасы галимнәре ТӘҺСИдә
30.11.2023
     28 ноябрьдә Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тәҗрибә уртаклашу максаты белән Хакасия Республикасыннан галимнәр килде.

Pages: Prev. 1 ... 14 15 16 17 18 ... 60 Next