Яңалыклар

«Шомбай–fest» Халыкара курчак театрлары фестивале
02.07.2024
     Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре 2024 елның 25 июненнән 2 июленә кадәр Казанда узган «Шомбай–fest» Халыкара курчак театрлары фестивале эшендә катнашты.
 Миф – тарих, сәясәт һәм мәдәнияттә
27.06.2024
     ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре П.П. Семенов-Тян-Шанский исем. Халыкара гуманитар университет һәм Ломоносов исем. Мәскәү дәүләт университеты 24-26 июнь көннәрендә Севастополь шәһәрендә оештырган «Миф в истории, политике, культуре» VII Халыкара фәнни конференциясендә докладлар...
Гаиләдә мәдәни традицияләрне саклауга  багышланган    түгәрәк өстәл
25.06.2024
       20 июнь көнне ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институның Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре гаиләдә мәдәни традицияләрне саклауга («Креативные практики сохранения культурных традиций в российской семье») багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнашты.
ТӘҺСИ хезмәткәрләре Халыкара фәнни мәктәп эшендә катнашты
24.06.2024
       2024 елның 21-22 июнь көннәрендә ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре «Гуманизация образования в вузе и школе» XXXXV Халыкара фәнни мәктәбе эшендә онлайн форматта катнашты (Казакъстан, Павлодар ш.).
ТӘҺСИ галимнәре Сабантуй өчен бүләкләр җыю чарасында катнашты
24.06.2024
      21 июнь көнне Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Сабантуй алдыннан Казан урамнары буйлап узган бүләкләр җыю тантанасында катнашты.
Татар шагыйре, драматург Миргазиз Укмасыйның  140 еллыгына багышланган конференция
17.06.2024
       14 июнь көнне Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре шагыйрь, драматург Миргазиз Укмасыйның (1884-1948) 140 еллыгына багышланган «Бар сөеклем милләтемдер, гайре һич юк күңелемнең» фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Чара Балык Бистәсе районында узды.
 ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2024: Мордва Республикасының татар авыллары
11.06.2024
       2024 елның 27 маеннан 7 июненә кадәр ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының комплекслы экспедициясе Мордовия Республикасы Дубенки, Кочкурово, Рузаевка, Инсар, Кадошкин, Торбеево, Ковылкин, Зубова Поляна районнарының татар авылларында эшләде.
«Россия төп халыклары телләре полимәдәни киңлектә» конференциясе
06.06.2024
      5 июньдә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Булатова Әлфия Кәрим кызы Е.Г.Мултуеваның тууына 105 ел, В.Н. Тадыкинның тууына 90 ел тулуга багышланган «Россия төп халыклары телләре полимәдәни киңлектә» («Языки коренных народов России...
Фонетика фәне яңалыклары
05.06.2024
       Амур дәүләт университетының чит телләр кафедрасы каршындагы Эксперименталь-фонетик тикшеренүләр лабораториясе (Благовещенск) тарафыннан РФА Себер бүлекчәсе В.М. Наделяев исемендәге Филология институты (Новосибирск) белән берлектә оештырылган онлайн-семинарлар сериясендә актив катнашып, ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты...
 Мактаулы исем бирелү белән котлыйбыз
03.06.2024
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары Хисамов Олег Ришат улына, халык иҗаты бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Дәүләтшина Ләйлә Хәсән кызына һәм чагыштырма татар белеме лабораториясе әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Арзамазов Алексей Андреевичка...
ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2024: Мордва Республикасы
29.05.2024
     2024 елның 27 маенда ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Мордва Республикасы территориясендә татарлар күпләп яши торган Дубенки, Кочкуров, Рузай, Инсар, Кадошкин , Тәрби, Ковылкин, Зубово-Поляна районнарына комплекслы фәнни экспедициясе старт алды.
ТӘҺСИ галимнәре белем күтәрү курслары узды
27.05.2024
      Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Сәгъдиева Ф.К., Мөхәрләмова Г.Н., Абдуллина Д.М., Бәдртдинова А.Ә., Булатова Ә.К., Булатова М.Р., Зәйниева Г.Н., Хәбибуллина Л.Г., Хөснетдинова Г.А. 22 апрельдән 16 майга кадәр «Милли үзаңның нигезе буларак – тел» өстәмә белем бирү программасы буенча белем күтәрү...

Pages: Prev. 1 ... 5 6 7 8 9 ... 60 Next