Яңалыклар

Хакасия Республикасы Хөкүмәте каршындагы терминология комиссиясе утырышы
22.11.2024
21 ноябрьдә лексикография бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәридә Таһирова Хакасия Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы терминология комиссиясе киңәшмәсендә катнашты.
Тел белеменең актуаль проблемалары турында «В. А. Богородицкий һәм хәзерге лингвистика» халыкара фәнни конференциясендә фикер алыштылар
20.11.2024
2024 елның 18–20 ноябрендә Казан федераль университетында «В.А. Богородицкий һәм хәзерге лингвистика» исемле Халыкара фәнни конференциясе узды.
«Дәрдемәнд: шәхес, шагыйрь, фикер иясе»
19.11.2024
       Агымдагы елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының киңәшмәләр залында татар әдәбиятының классик шагыйре, нәшир, журналист, меценат, җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр шәхес Дәрдемәнднең (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев, 1859–1921) тууына 165 ел тулуга...
«Идел-Урал халыклары әдәбиятында милли дөнья картиналары»
19.11.2024
    2024 елның 14-15 ноябрендә Чабаксар шәһәрендә Чуаш поэзиясе классигы Михаил Сеспельнең тууына 125 ел тулуга багышланган «Идел-Урал халыклары әдәбиятында милли дөнья картиналары» дигән темага фәнни-гамәли конференция оештырылды.

«Шәҗәрәләр – нәсел агачы»
18.11.2024
      2024 елның 15 ноябрендә филология фәннәре кандидаты, гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Кадыйрова Энҗе Хәнәфи кызы һәм филология фәннәре кандидаты, лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Ирфат кызы Сафина «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» X төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау этабында жюри әгъзалары...
Касыйм шәһәрендә «Татар әкияте»
18.11.2024
      Касыйм шәһәрендә Рауза Солтанова һәм Динә Гатина-Шәфыйкова эшмәкәр Равил Терегулов белән таныштылар, аның гаиләсе быел Бөтенроссия конкурсында «Традицияләрне саклаучы гаилә» номинациясендә җиңүче булды.
Россия музейларында татар костюмы коллекцияләре
18.11.2024
     2024 елның 10-15 ноябрендә сәнгать белеме докторы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова һәм Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәре Динә Гатина-Шәфыйкова Кострома тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, «Яңа Иерусалим» тарих-сәнгать музее (Истра...
«Дәрдемәнд: шәхес, шагыйрь, фикер иясе»
14.11.2024
      2024 елның 18 ноябрендә Казан шәһәрендә классик шагыйрь, журналист, меценат, җәмәгать эшлеклесе Дәрдемәнднең (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев, 1859-1921) тууына 165 ел тулуга багышланган «Дәрдемәнд: шәхес, шагыйрь, фикер иясе» дип аталган Түгәрәк өстәл утырышы була.
«Марсель Сәлимҗанов: тылсымлы театр» күргәзмәсе
08.11.2024
  7 ноябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда татар сәхнәсенең иң күренекле вәкилләренең берсе, СССРның халык артисты Марсель Хәким улы Сәлимҗановның тууына 90 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г....
KILS-2024
31.10.2024
      2024 елның 29-30 октябрендә филология фәннәре кандидаты, лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Ирфат кызы Сафина Казан федераль университетында үткән V Казан халыкара лингвистик саммитта катнашты.
Туган (татар) теле һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре
29.10.2024
2024 елның 28 октябрендә Чистай муниципаль районы Чистай шәһәре 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укытучыларының республика семинары узды. Семинарда ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы гыйльми хезмәткәре Диләрия Абдуллина чыгыш ясады.
«Алпамыш батыр» эпосына багышланган  Халыкара фәнни-теоретик конференция
22.10.2024
      2024 елның 17-18 октябрендә Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Лилия Хатип кызы Мөхәммәтҗанова Алматада (Казакъстан) узган «Дөнья цивилизациясе контекстында төрки халыкларның рухи мирасы: “Алпамыш...

Pages: Prev. 1 2 3 4 5 ... 60 Next