Яңалыклар

18 февральдә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге фәнни хезмәткәрләре Гөлназ Мөхәрләмова һәм Лилия Гыйниятуллина Россия дәүләт гуманитар университеты оештырган «Хәзерге медиабелем бирүдә педагогик дизайн: мөмкинлекләр һәм үсеш нокталары» II Халыкара фәнни-гамәли түгәрәк өстәл эшендә катнашты.

2025 елның 11–13 февралендә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова һәм әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты Айгөл Салихова халык артисты Василий Качаловның 150 еллыгына багышланган «Рус психологик театры: традицияләр һәм хәзерге...

8 февральдә, Россия фәне көнендә, Казан федераль университетында күренекле татар галиме, энциклопедисты Каюм Насыйри тормышына һәм мирасына багышланган «Соединяющий миры» документаль фильмының ябык күрсәтүе оештырылды. Чара университетның император залында узды һәм галимнәрне, студентларны һәм мәгърифәтче иҗатын хөрмәт итүчеләрне җыйды....