Яңалыклар

«Нократ елгасы бассейны татарлары» конференциясендә ТӘһСИ галимнәренең докладлары яңгырады
30.06.2025
27 июньдә ТФА Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәрләре, филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанова һәм филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова, ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Миңнира Булатова Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә Бөтенроссия ...
Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү: стратегия һәм технологияләр
29.06.2025

2025 елның 26 июнендә ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Эльвира Сафина Байлар Сабасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында үткәрелгән «Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү: ...

Галимәтелбәнат Биктимерия кабере табылды
28.06.2025

Яубаш авылы зиратында очраклы рәвештәтабылган кабер – татар мәдәнияте тарихы өчен зур ачыш. Күп еллар дәвамында югалган дип саналган шагыйрәнең кабере ачыкланды. Бу табыш фәнни һәм тарихи яктан бик кыйммәтле, чөнки Биктимерия – беренче татар хатын-кыз язучыларның берсе, мәгърифәтче һәм хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшүче.

Әлмәттә «Әдәби атнакич»
27.06.2025
26 июнь көнне ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лениза Вәлиева (Хәбибуллина) Әлмәт шәһәрендә узган «Әдәби атнакич» мәдәни проекты кысасында үткәрелгән чарада тележурналист, популяр җырлар авторы, шагыйрә Нәфисә Сабирҗанованың иҗат кичәсендә катнашты. 
ТӘһСИ сәнгатьчеләре китаплары конкурсларда югары бәя алды
26.06.2025

ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре китаплары төрле бәйгеләрдә жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм конкурс дипломнары алды.

ТӘһСИнең эпиграфик экспедициясе Рязань өлкәсендәге Касыйм ханлыгы һәйкәлләрен документлаштыра
25.06.2025

2025 елның 20 июненнән ТР ФА Г.Ибраһимова исем. ТӘһСИнең Язма мирас үзәге фәнни экспедициясе Касыймов һәм Рязань өлкәсе территориясендә кыр тикшеренүләре үткәрә. Экспедициянең төп максаты – Касыйм ханлыгы тарихына бәйле XV–XVIII йөзләрдәге татар эпиграфик истәлекләрен өйрәнү һәм документлаштыру. Эшнең беренче көннәрендә тикшеренүчеләр төп тарихи...

Каюм Насыйри мирасына багышланган форумда катнашучылар мәгърифәтченең туган ягында – Кече Шырдан авылында булдылар
24.06.2025

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган татар халкының күренекле мәгърифәтчесе Каюм Насыйри мирасына багышланган халыкара фәнни форумда катнашучылар өчен бай эчтәлекле программа оештырылды.

Күренекле галимнең тарихи ватанына – Татарстанның Зеленодольск районы Кече ...

Татарстан Фәннәр академиясендә Каюм Насыйриның 200 еллык юбилее уңаеннан Халыкара фәнни форум узды
24.06.2025

2025 елның 19–20 июнендә Казанда «Мәгърифәтчелек һәм мәдәниятара диалог: Каюм Насыйри мирасы заманча тикшеренүләр яктылыгында» халыкара фәнни форумы узды. Чара истәлекле датага – танылган татар галиме һәм педагогы Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган иде.

Гүзәл Фәйзрахмановнаны Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе композиторлар берлеге әгъзасы итеп сайлануы белән котлыйбыз
22.06.2025

19 июнь көнне Татарстан Республикасы композиторлар берлеге залында ТР ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре, музыка белгече Юнысова Гүзәл Фәйзрахман кызы ТР һәм РФ композиторлар берлеге әгъзасы итеп сайланды.

Казанда күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни форум узачак
17.06.2025

2025 елның 19–20 июнендә Татарстан башкаласында «Мәгърифәтчелек һәм мәдәниятара диалог: Каюм Насыйри мирасы заманча тикшеренүләр яктылыгында» халыкара фәнни форумы узачак. Чара истәлекле датага – танылган татар галиме һәм педагогы Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган.

Сәнгать белеме өлкәсендә татар-казах хезмәттәшлеге
16.06.2025
2025 елның 8 июненнән 14 июненә кадәр ТР ФА Г.Ибраһимов исем. ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова Дәүләт аттестация комиссиясе рәисе сыйфатында Астана шәһәрендә (Казахстан) Куляш Байсеитова исемендәге Казах милли сәнгать университетының сәнгать факультетында дәүләт имтиханнарында катнашты.
2025 елның 14 июнендә Саха (Якутия) Республикасы башкаласының Комсомол мәйданында XXV Федераль Сабантуй бәйрәме булды
15.06.2025

2025 елның 14 июнендә Саха (Якутия) Республикасы башкаласының Комсомол мәйданында XXV Федераль Сабантуй бәйрәме булды. ТӘһСИнең халык иҗаты бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ләйлә Дәүләтшина әлеге чарада татар халык бәйрәме Сабантуй уеннарын һәм ярышларын оештыру буенча экспертлар төркеме составында катнашты.


Pages: Prev. 1 2 3 4 5 ... 71 Next