Яңалыклар

«Тукай яз»ын карагыз
27.04.2023
      Филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире Марсель Ибраһимов «Татарстан-24» каналында чыгып килүче «Мәдәни агарту» проектының чираттагы чыгарылышында катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов –  ТӘҺСИнең Язма мирас үзәгендә
26.04.2023
      Бүген, Туган тел көнендә, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгенә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.
«Бердәмлектә көч» төбәкара форумы
25.04.2023
      Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәридә Таһирова 24-25 апрельдә туган тел укытучыларының Чуваш теле көненә һәм чуваш мәгърифәтчесе Иван Яковлевның 175 еллык юбилеена багышланган «Бердәмлектә көч» дип аталган төбәкара форумында катнашты....
Семинар үз эшен дәвам итте
25.04.2023
     25 апрельдә Гаяз Исхакыйның 145 еллыгына багышланган «Парадигма алмашу шартларында татар белеме: теория, методология, практика» дигән Халыкара фәнни-гамәли семинар үз эшен секция утырышлары кысаларында дәвам итте.
Татар белеме һәм Гаяз Исхакый
24.04.2023
 24 апрельдә Татарстан Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулуга багышланган «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, гамәл» дигән Халыкара фәнни-гамәли семинар үз эшен башлады. Әлеге чараның төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы...
Гаяз Исхакый китапларын тәкъдим итү чарасы
19.04.2023
      2023 елның 24 апрелендә 13.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә (Казан ш., Бауман урамы, 20 йорт) татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның  яңа китапларын тәкъдим итү чарасы була.
«Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, гамәл» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли семинар
19.04.2023
      2023 елның 24-25 апрелендә татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулу уңаеннан «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, гамәл» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли семинар үткәрелә.
«Фәнни Татарстан»  журналының 2023 елгы беренче саны дөнья күрде
17.04.2023
      «Фәнни Татарстан» журналының 2023 елдагы беренче саны дөнья күрде. Гадәттәгечә, анда укучы игътибарына тел, әдәбият белеме, фольклористика, сәнгать белеме кебек өлкәләрдә тикшеренүләр тәкъдим ителә.
 «Мәгърифәт йолдызлыгы»  халыкара фәнни-гамәли конференциясе
17.04.2023
     Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре –лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров һәм чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире Марсель Ибраһимов 14 апрельдә жюри әгъзасы сыйфатында «Мәгърифәт йолдызлыгы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнашты.
«Бахрушин укулары – 2023»
15.04.2023
    Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре - Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Рифкать кызы Солтанова һәм шул ук үзәкнең өлкән фәнни хезмәткәре Елена Николаевна Шевченко 12-13 апрельдә А.Н. Островскийның тууына 200 ел тулуга багышланган «Бахрушин укулары – 2023» Халыкара фәнни конференциясендә катнаштылар....
Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры  К.М. Миңнуллин белән әңгәмә
15.04.2023
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы К.М.Миңнуллин «Татар-информ» журналисты Рузилә Мөхәммәтованың татар гуманитар фәненең бүгенге торышы, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлегенә бәйле сорауларына җавап бирде.
«Салават күпере» һәм «Сабантуй»  журналлары  укучылары белән очрашу
13.04.2023
     10 апрель көнне ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ә.М. Закирҗанов «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары оештырган «Ихлас» мультимедиа мәктәбенең «Мин журналист булам» проектында катнашып, әлеге журналларның күпсанлы укучылары белән «Әдәби-публицистик...

Pages: Prev. 1 ... 24 25 26 27 28 ... 60 Next