Яңалыклар

«Акмулла укулары» төбәкара конференциясе
27.10.2022
     26 октябрьдә Чиләбе өлкәсенең Мияс шәһәрендә күренекле мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың иҗади мирасына багышланган Икенче төбәкара конференция узды. «Акмулла укулары» дип аталган әлеге чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре дә катнашты.
«Әдәбият фәне маягы»
27.10.2022
      Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Резеда Кадыйр кызы Ганиеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Әдәбият фәне маягы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды.
Идел буе этномәдәниятына багышланган конференция
27.10.2022
      ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбяит һәм сәнгать институты Сәнгать үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Р.Р. Солтанова «Идел буе этномәдәнияты: үткән, бүгенге, киләчәкнең мәдәни константалары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, Таң Ениикеев иҗаты мисалында татар этнографик төркемнәренең традицион мәдәниятен татар...
Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов  вафат
20.10.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 2001-2006 еллардагы директоры, филология фәннәре докторы, профессор Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов вафат. Бу уңайдан галимнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының  2022 елгы экспедиция сезоны төгәлләнде
14.10.2022
      3 - 8 октябрьдә ТР ФА Г Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре Балтач районында фәнни экспедициядә булды. 2022 елдагы соңгы экспедициясенең максаты халык һөнәрчелеге һәм кәсепләре, декоратив-гамәли сәнгать торышы, йорт бизәүнең милли һәм урындагы үзенчәлекләрен өйрәнү иде.
022.006.02 диссертация советы үзенең эшен уңышлы тәмамлады
14.10.2022
      «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе» дәүләт учреждениесе базасында фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә, фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертацияләрне яклау буенча оештырылган 022.006.02 диссертация советы үзенең эшен уңышлы тәмамлады.
Филология фәннәре докторы дипломын тапшыру
14.10.2022
      2022 елның 13 октябрендә узган диссертация советы утырышында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми секретаре Дәүләтшина Ләйлә Хәсән кызына филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен бирү турындагы диплом тапшырылды.
 Докторлык диссертациясен   яклавы   белән  котлыйбыз
10.10.2022
     Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гомуми лингвистика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Мирхаев Рифат Фирдинат улын филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертациясен уңышлы яклавы белән котлыйбыз!
ТӘҺСИнең эпиграфик экспедициясе - Троицкида
03.10.2022
      ТР ФА Г. Ибраһимов исем Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге хезмәткәрләре составындагы эпиграфик экспедиция сентябрь ахырында Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә эшләде.
Музыка  белгече Гүзәл Юнысова юбилее
03.10.2022
     ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының конференц-залында 2022 елның 21 сентябрендә танылган музыка белгече – Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Юнысова Гүзәл Фәйзрахман кызының юбилее уңаеннан оештырылган кичә узды.
ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре: Баулы районы
03.10.2022
      ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының комплекслы экспедициясе 2022 елның 21 сентябреннән 29 сентябренә кадәр Баулы районында эшләде.
Чын күңелдән котлыйбыз!
03.10.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары Хисамов Олег Ришат улын филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертациясен уңышлы яклавы белән котлыйбыз!

Pages: Prev. 1 ... 30 31 32 33 34 ... 60 Next