Яңалыклар

28 апрель көнне ТӘһСИнең ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Хөсәенова М. Акмулла исем. БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы студентлары белән, 29 апрельдә Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы Татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы студентлары белән очрашты.

Халыкара арт-пленэрда катнашучылар туган якны өйрәнүчеләр белән очрашудан соң («Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыятенең «Якташлар» туган якны өйрәнүчеләр клубы җитәкчесе Бикбаева Роза) 1911 елның язында Әстерханда Габдулла Тукай булган урыннарда (Яңа Әскәр авылы, Нариман районы Идел буе (Калмык базары), Әстерханның Сабансы Яр ...

26 апрельдә А.А. Кадыйров исем. Чечня дәүләт университеты (Грозный шәһәре) тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Дешериев укулары – 2025» халыкара фәнни конференциясе уздырылды. Әлеге чара 2014 елдан бирле үткәрелә һәм ел саен традиция буларак Россия халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә битараф булмаган галимнәрне берләштерә.

25 апрель көнне Йошкар-Ола шәһәрендә «III Ӱпымарий лудмаш (III Васильев укулары): заманча компаративистиканың актуаль проблемалары» Бөтенроссия (чит илләр катнашында) фәнни-гамәли конференциясе узды. Чараны В.М. Васильев. исем. Мари тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты оештырды.

25 апрель көнне филология фәннәре докторы, доцент, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Лилия Гыйниятуллина «Һөнәри белем бирү оешмасында «Туган тел һәм туган әдәбият» предмет өлкәсе дисциплиналарын укыту үзенчәлекләре» төбәкара проблемалы сессиясендә катнашты....

Филология фәннәре кандидаты, лексикография бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Сафина 2025 елның 21–24 апрелендә Казанда Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе базасында узган Төньяк Евразиянең XVI халыкара орнитология конференциясендә катнашты.