Яңалыклар

Балтач районында Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан чаралар үткәрелде
25.04.2025

24 апрель көнне ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Лениза Вәлиева (Лениза Хәбибуллина) язучылар делегациясе составында Балтач районында Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашты.

ТӘһСИ Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган «Сугыш утын узган галимнәр» дип исемләнгән түгәрәк өстәл эшендә катнашырга чакыра
23.04.2025

Сезне Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган «Сугыш утын узган галимнәр» дип исемләнгән түгәрәк өстәл эшендә катнашырга чакырабыз. Чара ТР ФА Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Бөек Ватан сугышында катнашкан галимнәренә багышлана.

Түгәрәк өстәл 2025 елның 14 маенда ТР ФА Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият...

«Әстерханда Тукай» Халыкара арт-пленэры («Тукай эзләреннән» сериясеннән)
21.04.2025

2025 елның 16 апрелендә «Тукай Әстерханда» Халыкара Арт-пленэры уңышлы старт алды («Тукай эзләреннән» сериясеннән). Бу Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Рәссамнар берлеге һәм Әстерхан төбәк иҗтимагый оешмасы – «Дуслык» татар милли мәдәнияте...

Әхмәтҗанов Марсель Ибраһим улы (1939–2025)
18.04.2025

Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Әхмәтҗанов Марсель Ибраһим улы (1939–2025) вафат. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы галимнең якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.

Фатих Әмирханның академик җыентыгының беренче өч томын тәкъдим итү
17.04.2025
16 апрель көнне Татар китабы йортында мөһим мәдәни вакыйга – күренекле татар язучысы Фатих Әмирхан әсәрләренең тулы академик басмасының беренче өч томын тәкъдим итү чарасы булды. Бу – XX гасыр татар әдәбияты классигының иҗади мирасын системалаштыруга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән проектның мөһим этабы.

«Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе»
16.04.2025
2025 елның 15 апрелендә сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Айгөл Җәләлиева «Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» семинар-практикумында «Таткультресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесендә татарларның халык кәсепләре, агачтан уеп ясау һәм татар йортының үзенчәлекләре турында доклад белән чыгыш ясады....
Казанда Габдулла Тукайны искә алдылар
15.04.2025
1913 елның 2 (15) апреле Габдулла Тукайның үлгән көне.

«Тукайны өйрәнү: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге» түгәрәк өстәле
15.04.2025
15 апрель көнне Г. Тукай әдәби музеенда «Тукай укулары – 2025» кысаларында «Тукайны өйрәнү: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге» дигән түгәрәк өстәл үткәрелде.

Махачкалада эшлекле очрашу
14.04.2025

Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, аның урынбасары Олег Хисамов, шулай ук Дагстан коллегалары – Россия Фәннәр академиясенең Г. Цадас исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Абусупьян Акамов һәм Тарих, археология һәм этнография институты директоры...

«Фәнни Татарстан» журналының 2025 ел беренче саны
14.04.2025

«ФТ» журналының шушы көннәрдә дөнья күргән яңа саны укучыларны тел һәм әдәбият белеме, сәнгать һәм халык иҗаты буенча яңа тикшеренүләр белән таныштыра. Чыгарылышта шулай ук «Тарих сәхифәләре», «Шәхесләребез», «Фәнни экспедицияләр эзеннән» дигән рубрика материаллары һәм Фатих Әмирхан әсәрләренең яңа академик басмасына рецензия урын ала....

Туфан Миңнуллинга багышланган әдәби-музыкаль кичә
13.04.2025
11 апрель көнне М. Җәлилнең музей-фатирында Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исем. Дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллинга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.
Институт хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышына багышланган халыкара конференциядә чыгыш ясадылар
12.04.2025
910 апрельдә институт галимнәре Фатыйма Миңнуллина һәм Ләйсән Галиева Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты һәм М. Хәсәнов исем. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты үткәргән «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы халыклар һәм төбәкләр язмышында» дип исемләнгән II Халыкара конференциядә катнашты. ...

Pages: Prev. 1 ... 3 4 5 6 7 ... 71 Next