Яңалыклар
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы хатыны – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, күренекле әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Ганиева Резеда Кадыйр кызы вафат булу сәбәпле, өлкән фәнни хезмәткәр, филология фәннәре докторы, профессор Рәмиев...

13.03.2020
12 март көнне Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге фәнни хезмәткәрләре Галимҗанова Э.М. һәм Фәйзуллина Ф.Г. Казан шәһәренең Г.Ибраһимов исемендәге 17нче гимназиясендә язучы, әдәбият һәм тел галиме, җәмәгать эшлеклесе Г.Ибраһимовның 133 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә катнаштылар.

12.02.2020
2020 елның 7 февралендә Россия Фәне көне уңаеннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә тантаналы чара узды. Анда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президиумы әгъзалары, академик институтлар, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге, шулай ук Фәннәр академиясенең фәнни-методик җитәкчелеге астында булган башка институтларның...
2019 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан «Төрки дөнья театры: үсеш юлларын билгеләү» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе оештырыла. Әлеге чара Россиядә Театр елына багышлана.

13.12.2019
2019 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Россия һәм чит ил галимнәре катнашында «Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре (федераль дәүләтләрдә тел сәясәтен тормышка ашыруның дөньякүләм тәҗрибәсе)» фәнни-гамәли конференциясе узды.
2019 елның 11 декабрендә «2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында «Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре (федераль дәүләтләрдә тел сәясәтен тормышка ашыруның дөньякүләм...
2019 елның 25 октябрендә «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә «Айтматов укулары – мәдәниятләр диалогы өчен» язучылар һәм интеллектуалларның III Халыкара форумын үткәрә (алга таба – «Айтматов укулары»).

24.09.2019
2019 елның 20 сентябрендә Г. Тукайның әдәби музеенда чын мәгънәсендә тарихи вакыйга булды. Шагыйрь, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына 130 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә булып үтте. Әлеге кичә кысаларында Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре: Язма һәм музыкаль мирас бүлегенең баш фәнни...

13.09.2019
2019 елның 11 сентябрендә, ТР ФА нең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 80 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында, “Милли әдәбиятлар хәзерге этапта: Фәнни концепцияләр һәм гипотезалар” дигән темага Түгәрәк өстәл булды. Түгәрәк өстәлдә сөйләшү түбәндәге проблематикага караган мәсьәләләр тирәсендә барды: әдәбиятара...

13.09.2019
Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 80 еллыгы уңаеннан үздырылган тантаналы чара Татарстанның гыйльми бергәлеге, Россия һәм якын чит илләр тюркологлары, Татарстан Республикасы дәүләт органнары, фәнни һәм фәнни-белем бирү учреждениеләре, Татарстан Язучылар берлеге, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында үтте.