Арча районы энциклопедиясе булачак
Татарстан Фәннәр академиясенең Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының 30 еллыгы уңаеннан Арчага фән эшлеклеләре кайтты.
Татарстан Фәннәр академиясенең М.Х.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү иститутының директор вазыйфаларын башкаручы Эльмира Галимова: “Без бүген муниципаль энциклопедияләр эшләү чорына кердек, – дип сөйләде. – Һәр районның үз энциклопедиясе булырга тиеш. Менә без “Арча муниципаль районының энциклопедик очерклары” дигән китапны эшләдек. Бу безнең беренче баскыч. Район энциклопедиясен тулысынча эшләү өчен сезнең – район халкының ярдәме кирәк булачак. Бу зур эшне, үзара элемтәдә торып, безнең коллектив белән бергә-бергә башкарып чыгарбыз”.
Институтның директор урынбасары Лариса Айнетдинова: “Арча районы энциклопедиясен эшләү ул бөек шагыйрь Габдулла Тукай юбилее алдыннан зур вакыйга булачак, – дип сөйләде. – Бәлки Г.Тукай юбилеена (2026 елның 26 апрелендә тууына 140 ел булачак) Арча районы энциклопедиясе әзер булыр. Әйтәләр бит, җитлеккән халык энциклопедияле була дип. Чөнки бу халыкның күрсәтерлек, горурланырлык эшләре, уңышлары бар. Әйдәгез бергәләп татар һәм рус телләрендә энциклопедияне эшлик. Бу өлкәдә Башкортстан алда бара. Татарстанда Болгар шәһәре, Спас районы, Чүпрәле, Буа районнары энциклопедияләре эшләнде. 2025 елдан район энциклопедияләрен эшләүгә керешәчәкбез. Без Арча районы энциклопедиясенең беренче кирпечләрен салдык.Энциклопедиягә мәгълүматларны туплау өчен районда иҗат коллективы оешырга тиеш. Музей, китапханә, мәдәният йортлары, мәктәп һ.б. оешмалар хезмәткәрләре, хәтта балаларны җәлеп итеп, мәгълүматларны тупларга. Бу эшне район хакимияте игътибарда тотачак. Мәгълүматлар рәсемнәр белән булса яхшы. Кешеләрнең дә, объектларның да рәсемнәре булырга тиеш. Әгәр дә кешенең фотосы бар икән – бу зур табыш. Шәхеснең рәсемен таба алмасак, без хәтта зиратка барабыз. Рәсеме ташында сакланмадымы икән дип. Безнең хәзер тәҗрибә җитәрлек".