Кичә Казан Кремленең Гавәми урыннарында «Миллиард.Татар» басмасының «Ел татарлары-2024» премиясен тапшыру тантанасы булды

Кичә Казан Кремленең Гавәми урыннарында «Миллиард.Татар» басмасының «Ел татарлары-2024» премиясен тапшыру тантанасы булды 18.12.2024

Әлеге премияне басма 2022 елдан бирә башлады. Ул милли мәдәният, фән, спорт һәм башка өлкәләрне үстерүгә өлеш керткән татарларга тапшырыла.

Проектның җитәкчесе Арслан Минвәлиев рейтингның татар милләте өчен җанын биреп эшләгән кешеләргә рәхмәт йөзеннән барлыкка килүен искәртте. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Редакция шулай ук үз унлыгын да төзегән иде. «Ел татарлары. Редакция сайлавы» номинациясендә безнең институттан хәтта ике җиңүче булды! Институт директоры Эльмира Галимова һәм әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Искәндәр Гыйләҗевкә әлеге мактаулы исем бирелде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/milliardtatar-5897804


Возврат к списку