Яңалыклар

21.02.2019
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан Халыкара туган тел көне уңаеннан «Фәнни десант» проекты гамәлгә ашырыла. Институт хезмәткәрләре Татарстан Республикасы районнары һәм Казан шәһәре мәктәпләрендә үткәрелә торган чараларда катнаша, укучылар белән очрашулар үткәрә.
КОТЛЫЙБЫЗ!
Институт коллективы әдәбият бүлеге мөдире Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗановны Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премиягә лаек булуы белән тәбрик итә, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, иҗади уңышлар һәм яңадан-яңа казанышлар тели.
Әлеге премия танылган язучы Шәйхи Маннур васыяте буенча ел саен Татарстан Республикасының...
2019 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Россия фәне көне уңаеннан тантаналы утырыш булып узды. Анда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президиумы әгъзалары, Фәннәр академиясе институтлары хезмәткәрләре, Казан югары уку йортлары һәм шәһәр фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
2018 елның 12 декабрендә Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулу уңаеннан «ХХ гасырның икенче яртысында милли әдәбиятлар яңарышы һәм Чыңгыз Айтматов» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
23 нче ноябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, гомуми тел белеме бүлеге баш хезмәткәре, “Татар әдәби теле тарихы”, “Татар әдәби теле. Семасиология”, “Төрки-татар әдәби теле...

17.10.2018
“XXI гасырда филология һәм сәнгать белеме” темасына оештырылган II халыкара яшьләр фәнни мәктәп мәктәп эшчәнлеге кысаларында 2018 елның 16 октябрендә Габдулла Тукай әдәби музеенда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре (Рәмиев З.З., Ибраһимов М.И., Алиева Ә.Х., Ханнанова Г.М. Харрасова Р.Ф., Насыйбуллина...

13.10.2018
2018 елның 16 октябрендә Габдулла Тукайның әдәби музеенда (Казан шәһәре, Тукай урамы, 74 нче йорт) Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан әзерләнгән «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар (1886-1907)»...