Яңалыклар

«ФТ» журналының шушы көннәрдә дөнья күргән яңа саны
08.10.2025
«ФТ» журналының шушы көннәрдә дөнья күргән яңа саны укучыларны тел һәм әдәбият белеме, сәнгать һәм халык иҗаты буенча яңа тикшеренүләр белән таныштыра. Чыгарылышта шулай ук «Милли мәгариф», «Шәхесләребез», «Фәнни ядкәрләр» дигән рубрика материаллары һәм рецензияләр урын ала.
Бүген Татарстан фәннәр академиясенең Галмиҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты  оешуга 86 ел!
07.10.2025

 Хөрмәтле хезмәттәшләребез!

Институтның зур уңышлар белән бүгенге көнгә килеп җитүендә һәрберегезнең  өлеше бар. Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иминлек, авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар, яңа ачышлар телибез.


Виктор Анютинның «Исәнме, тамашачы!» күргәзмәсе
16.09.2025
2025 елның 12 сентябрендә Татарстанның сынлы сәнгать музее «Хәзинә» сәнгать галереясендә рәссам Виктор Анютинның юбилее уңаеннан шәхси күргәзмәсе ачылды. 
Илгиз Халиков Туган тел укытучылары конкурсында жюри составында катнаша
12.09.2025
8 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр Улан-Удэ шәһәрендә (Бурятия) «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» бөтенроссия һөнәри конкурсы уза. 
ТӘҺСИ хезмәткәре «Россия империясенең иррегуляр формированиеләре составындагы татарлар» конференциясендә катнашты
11.09.2025

2025 елның 11 сентябрендә ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институтында «Россия империясенең иррегуляр формированиеләре составындагы татарлар» дип аталган Бөтенроссия фәнни конференциясе узды. Конференция Ватанны саклаучылар елы һәм «Татарлар Ватанга хезмәттә» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә диссертацияләр якладылар
10.09.2025
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кече фәнни хезмәткәре Алсу Бәдртдинованы һәм институт аспиранты Илназ Фазлетдиновны филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаулары белән котлыйбыз! Шулай ук аларның фәнни җитәкчеләре – филология фәннәре докторы, ТӘһСИ...
«Печән базары» фестивалендә «ТАТАР ЙОРТЫ» проекты
07.09.2025

26–29 августта «Күптөрлелектә бердәмлек» фестивале кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан татар йортының үзенчәлекле төбәк, милли һәм локаль үзенчәлекләрен чагылдырган архитектура проектлары күргәзмәсе оештырылды.

Рифкать Миңнеханов беренче сыйныф укучыларын мәктәп тормышы башлану белән котлады
28.08.2025

Традицион рәвештә «Юл хәрәкәте иминлеге идарәсе» ДБУ һәм ТР Фәннәр академиясе хезмәткәрләренең балалары өчен «Беренче сыйныф укучылары көне» үткәрелде. ТР Фәннәр академиясе президенты, «Юл хәрәкәте иминлеге идарәсе» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов балаларга хәер-фатиха сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Яңа «Әлифба» һәм киләчәк дәреслекләре: Мөслимә Шәкүрова Алабугада конференциядә катнашты
27.08.2025
2025 елның 25 августында Казан федераль университетының Алабуга филиалы базасында оештырылган «Алабуга муниципаль районы мәгърифәте: кыйммәтләр ориентирлары һәм сыйфат күрсәткечләре» конференциясе узды. Чара төрле структуралар Татарстанның дәүләт хакимияте органнары, мәгариф учреждениеләре һәм фәнни оешмалары вәкилләренең игътибарын...
ТӘһСИ хезмәткәрләре рәссам Равил Заһидуллин иҗаты белән таныштылар
22.08.2025

22 август көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Равил Заһидуллин. 65 еллыгына» исемле күргәзмәдә булдылар. Галимнәр өчен экскурсияне ТР ФА ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать белеме кандидаты...

Кузбасс татарларында кунакта
20.08.2025

2025 елның 5–6 августында ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова «Безнең йорт – Наш дом» татар милли көнкүреше музеенда татарларның милли-мәдәни автономиясе активистлары белән очрашты, төрле төбәкләрдә татарларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында әңгәмә үткәрде. Ул шулай ук экспозицияне,...

Динә Кәрим кызы Вәлиева (1936–2025)
04.08.2025

4 август көнне сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасының  атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР һәм РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы Динә Кәрим кызы Вәлиева вафат булды.


Pages: 1 2 3 4 5 ... 72 Next