Яңалыклар

«Фәнни Татарстан» журналының 2024 елгы өченче саны
08.10.2024
      Быел ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты үзенең 85 еллыгын билгеләп үтә. Татар халкының телен, әдәбиятын, сәнгатен һәм тарихын фәнни өйрәнү буенча тикшеренүләр алып баруда әйдәп баручы академик учреждение миссиясен институтта төрле елларда эшләгән күренекле галимнәребез башкарды. «Фәнни Татарстан» журналының...
ТӘҺСИнең эпиграфик экспедицияләре-2024: Троицк шәһәре
04.10.2024
      ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге галимнәре 2024 елның 24 сентябреннән 3 октябренә кадәр Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендә эпиграфик экспедициядә булдылар.
ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2024: Бөгелмә муниципаль районы
26.09.2024
     ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни экспедициясе 2024 елның 16-23 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасының Бөгелмә районында эш алып барды.
Татар телендәге топонимнарны легитимлаштыру турында
26.09.2024
     Институт директорының фән буенча урынбасары Олег Хисамовның 25 сентябрьдә ТР Пространство белешмәләре фонды вәкилләре белән очрашуы вакытында ТӘҺСИ галимнәре тарафыннан топонимнар каталогын татар телендә алып бару тәҗрибәсе турында сүз барды. Шулай ук географик объектларның атамаларын милли телләрдә беркетүнең хокукый нигезе булмау проблемасы ...
Ватанга тугры хезмәт
25.09.2024
    Бүген Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм институтының сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре ТР ФА академигы Н.М. Вәлиевнең тууына 75 ел тулуга багышланган «Ватанга тугры хезмәт: Россия провинциясенең тарихи-мәдәни тормышында шәхесләр» дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнаштылар.
Туган телләргә багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе
25.09.2024
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмованың 2024 елның 25 сентябрендә Улан-Удэ шәһәрендә узган «Россиядә туган телләр: проблемалар һәм перспективалар» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә ясаган...
ТӘҺСИ галимнәре Көнбатыш Урал буе татарларының үткәне һәм хәзергесенә багышланган конференция эшендә катнашты
21.09.2024
     19-20 сентябрьдә Татарстанның Мөслим районында узган Бөтенроссия фәнни конференциясендә Көнбатыш Урал буе татарларының үткәне һәм хәзергесе турында сүз барды. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Башкортстанның татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы администрациясе тарафыннан оештырылган ...
Тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнүгә багышланган түгәрәк өстәл утырышы
20.09.2024
      Институтның әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов, чагыштырма татар фәне үзәге мөдире Марсель Ибраһимов 20 сентябрьдә Г.Тукайның Казандагы музеенда узган «Тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнү» дигән түгәрәк өстәл утырышында катнашты.
РФА нең 300 еллыгына һәм Казан Император университетының 220 еллыгына багышланган фәнни конференция
19.09.2024
     2024 елның 16 сентябрендә ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре Россия Фәннәр академиясенә нигез салынуга 300 ел тулуга һәм Казан Император университеты ачылуга 220 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни конференция эшендә катнашты.
Ютазы районында татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча методик семинар узды
18.09.2024
      2024 елның 12 нче сентябрендә ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге республиканың Ютазы районында туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары өчен «Яңа УМКларга нигезләнеп, 10–11 сыйныфларда «Туган тел (татар теле)» һәм «Туган (татар) телдәге әдәбият» предметларын укыту үзенчәлекләре»...
«Төмәнәк» тарихи-мәдәни үзәгендә очрашу
17.09.2024
      2024 нче елның 11 сентябрендә Башкортстан Республикасының Туймазы шәһәрендә «Төмәнәк» тарихи-мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасының күренекле язучылары Рабит Батулла, Ләбиб Лерон һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни...

Pages: Prev. 1 ... 8 9 10 11 12 ... 66 Next