Яңалыклар

ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2024: Бөгелмә районы
16.09.2024
     Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни экспедициясе халык иҗаты бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Л.Х. Дәүләтшина җитәкчелегендә 2024 елның 16-23 сентябрендә Татарстан Республикасының Бөгелмә районында эш алып бара.
Telegramда татар телле контент  алга таба үстереләчәк
15.09.2024
      ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Telegram мессенджерында татар телле контентны камилләштерүдә катнашачак.
Балтач районы мәдәнияты көннәре
13.09.2024
       Республикада муниципаль берәмлекләрнең «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында узучы Мәдәният көннәре дәвам итә. Билгеле булганча, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре анда жюри әгъзасы буларак катнаша.
Түбән Кама районы мәдәнияты көннәре
11.09.2024
     Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре – сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова һәм сәнгать фәннәре кандидаты Людмила Шкляева республиканың муниципаль берәмлекләре арасында узучы «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсында жюри ...
ТӘҺСИ галимнәре Kazan Digital Week форумы эшендә катнашалар
09.09.2024
     Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе делегациясе составында "Казан Экспо-2024" ХКҮ мәйданчыгында узучы Kazan Digital Week форумы эшендә катнашалар.
Азат Ахунов әдәби тәрҗемә конкурсында җиңүче дип табылды
05.09.2024
       Язма мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов Габдулла Тукайның рус телле укучыга барып ирешмәгән әсәрләрен әдәби тәрҗемә итү конкурсында җиңүче дип табылды.
ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2024: Пермь төбәге
04.09.2024
      2024 елның 19 - 30 август көннәрендә ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының комплекслы экспедициясе Пермь крае Куяды һәм Уинский муниципаль округларының, Чернушинский һәм Октябрьский шәһәр округларының татар авылларында эшләде.
«Җыр дәресе»н карагыз
04.09.2024
     Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов «Татарстан» ДТРКсендә трансляцияләнүче «Җыр дәресе» проектының чираттагы чыгарылышында катнашты.
«Тукай Җаекта» күргәзмәсе
03.09.2024
     27 август көнне Г.Камал исемендәге ТДАТ фойесында «Тукай Җаекта» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Анда 2024 елның 8-18 июлендә Көнбатыш Казакъстан өлкәсенең Җаек шәһәрендә узган Халыкара арт-пленэр вакытында төрле жанрларда һәм техникада иҗат ителгән 56 дан артык тасвирый сәнгать әсәре тәкъдим ителә.
Үзбәкстанның мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча VIII Халыкара Конгресс
30.08.2024
      ТР Фәннәр академиясе галимнәре 23-26 августта Ташкентта һәм Сәмәркандта узган Үзбәкстанның мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча Бөтендөнья җәмгыятенең «Наследие великих предков – основа III ренессанса» дип исемләнгән VIII Халыкара Конгрессы эшендә катнаштылар. Форумны Үзбәкстан Республикасы Министрлар кабинеты...
«Китап уку – ул җан азыгы»
26.08.2024
          – дип саный филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исемедәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов.
«Коръәнне яклап... »
23.08.2024
      Филология фәннәре кандидаты, текстология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Хөснетдинова Гөлназ Азат кызының «Безнең мирас» журналында чыккан язмасы укучыны Фатих Әмирханның киң даирәгә аз билгеле булган эшчәнлеге белән таныштыра.

Pages: Prev. 1 ... 9 10 11 12 13 ... 66 Next