Яңалыклар

Фәнни десант Казанның 10 нчы мәктәбендә
25.02.2025

25 февраль көнне ТӘһСИнең лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Сафина Казан шәһәре Идел буе районының  «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 10 нчы татар-рус урта гомуми белем мәктәбе» укучылары белән очрашты.

Олег Кульпинның «Барысы да мәхәббәттән башлана» исемле күргәзмәсе
22.02.2025

2025 елның 18 февралендә Казан дәүләт мәдәният институтында Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Олег Кульпин (1946–2022) истәлегенә багышланган «Барысы да мәхәббәттән башлана» дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

Халыкара туган тел көнендә Россия халыклары телләрен өйрәнү өлкәсендәге актуаль юнәлешләр турында фикерләштеләр
21.02.2025

21 февральдә Халыкара туган тел көнендә Якутск шәһәрендә беренче эвен галиме һәм шагыйре Василий Лебедевның 90 еллыгына багышланган «IV Лебедев укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

ТӘһСИнең Фәнни десанты Казанның Авиатөзелеш районында
20.02.2025

19 февраль көнне ТӘһСИнең фәнни хезмәткәрләре Гөлназ Мөхәрләмова, Айгөл Ганиева, Фатыма Миннуллина, Ләйсән Галиева Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 62 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашты.

Татар теленең яңа орфографик сүзлеге
20.02.2025

Татар теленең яңа орфографик сүзлеге чыкты. Ул ТӘһСИ һәм КДУ галимнәренең уртак хезмәте.

ТӘһСИдә Шәехзадә Бабичның татар һәм башкорт әдәбияты үсешенә керткән өлеше турында фикер алыштылар
19.02.2025

2025 елның 18 февралендә ТӘһСИнең утырышлар залында татар һәм башкорт шигърияте классигы, мәгърифәтче һәм фәлсәфәче Шәехзадә Мөхәммәтзакир улы Бабичның (18951919) тууына 130 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узды.

Мәскәүдә Халыкара фәнни-гамәли түгәрәк өстәл эшендә медиабелем бирүдә педагогик дизайн турында фикер алыштылар
19.02.2025

18 февральдә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге фәнни хезмәткәрләре Гөлназ Мөхәрләмова һәм Лилия Гыйниятуллина Россия дәүләт гуманитар университеты оештырган «Хәзерге медиабелем бирүдә педагогик дизайн: мөмкинлекләр һәм үсеш нокталары» II Халыкара фәнни-гамәли түгәрәк өстәл эшендә катнашты.

...
Фәнни десант – 2025: ТӘһСИ галимнәре Казанның 62 нче мәктәбендә
18.02.2025

ТӘһСИ хезмәткәрләре – милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова һәм әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фатыйма Миңнуллина Д.С. Лихачев исем. ХV филологик фәнни-тикшеренү конференциясе эшендә катнаштылар.

Фатих Әмирхан «Әсәрләр»енең алты томлы академик басмасының 3 нче томы дөнья күрде
17.02.2025
Татар әдәбияты классигы, талантлы прозаик һәм драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан (Мөхәммәтфатих Мөхәммәтзариф улы Әмирханов, 18861926) «Әсәрләр»енең алты томлы академик басмасының 3 нче томы дөнья күрде.
ТӘһСИ хезмәткәрләре Качалов укуларында чыгыш ясады
16.02.2025

2025 елның 11–13 февралендә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова һәм әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты  Айгөл Салихова халык артисты Василий Качаловның 150 еллыгына багышланган «Рус психологик театры: традицияләр һәм хәзерге...

«Хәтер битләрендә Җиңү көне» фотоконкурсы турында
14.02.2025

13 февральдә «Татар-информ»да Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ) «Миллиард.татар» басмасы белән берлектә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап оештырган фотоконкурс темасына пресс-конференция булды.

Казанда мәгърифәтче Каюм Насыйриның мирасын тәкъдим иттеләр
14.02.2025

8 февральдә, Россия фәне көнендә, Казан федераль университетында күренекле татар галиме, энциклопедисты Каюм Насыйри тормышына һәм мирасына багышланган «Соединяющий миры» документаль фильмының ябык күрсәтүе оештырылды. Чара университетның император залында узды һәм галимнәрне, студентларны һәм мәгърифәтче иҗатын хөрмәт итүчеләрне җыйды....


Pages: Prev. 1 ... 7 8 9 10 11 ... 71 Next