Яңалыклар

Себергә экспедиция
24.05.2024
      2024 елның 5 - 19 май көннәрендә сәнгать фәннәре докторы, ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире Солтанова Рауза Рифкат кызы Себер татарлары йортларының төбәк, милли үзенчәлекләрен өйрәнү максатыннан Омск, Томск, Төмән өлкәләрендә булды.
Мөхәммәдьяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестивале
22.05.2024
       22 майда Мөхәммәдьяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестивале кунаклары Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма мирас үзәге эшчәнлеге белән танышты. 
     Мирасханәдә сакланучы сирәк кулъязмалар һәм басма материаллар, Институтның фәнни хезмәтләре белән экскурсия барышында институт директоры, филология фәннәре докторы...
Урта Идел буе гаиләләренең генеалогиясе һәм тарихы
21.05.2024
       Текстология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Зәйниева Гөлнара Нургали кызы 21 май көнне Бөтенроссия китапханә конгрессы кысаларында Татар әдәбияты тарихы һәм Шәриф Камалның мемориаль фатирында уздырылган «Урта Идел буе гаиләләренең генеалогиясе һәм тарихы» дип исемләнгән түгәрәк өстәл эшендә катнашты.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге укулар
20.05.2024
      Филология фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Язма мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров күренекле дин эшлеклесе һәм танылган татар мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 165 ел тулуга багышланган «Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге укулар» IX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
«Мөселман дөньясының мәдәни мирасы: актуаль мәсьәләләр» сессиясе
20.05.2024
      Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре 17 майда «Россия – Ислам дөньясы» XV халыкара икътисадый форумы эшендә актив катнашты.
Милли үзаңның нигезе буларак – тел
20.05.2024
     ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре 2024 елның 16–18 маенда Тула шәһәрендә узган «Милли үзаңның нигезе буларак – тел» халыкара фәнни конференциясендә онлайн форматта катнашты.
Күпмәдәниятле мохиттә туган телләр
17.05.2024
2024 елның 16 маенда ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге галимнәре республиканың педагогик хезмәткәрләре август киңәшмәсенең «Күпмәдәниятле мохиттә туган телләр: укыту һәм тәрбия бирүдә заманча стратегия һәм технологияләр» дип исемләнгән милли мәгариф секциясе утырышында катнашты.
Георгий Гачевның 95 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә
17.05.2024
      2024 елның 14-15 маенда РФА М. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтында күренекле философ, мәдәният һәм әдәбият белгече Георгий Дмитриевич Гачевның тууына 95 ел тулуга багышланган «Жизнь с Мыслью: творческое наследие Георгия Гачева» Халыкара фәнни конференциясе узды. Конференцияне оештыручыларның берсе – ТР ФА Г. Ибраһимов...
«Мәгълүмати технологияләр  һәм Россия халыклары телләре» I стратегик сессиясе
17.05.2024
     Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, филология фәннәре докторы Олег Ришат улы Хисамов 13-14 май көннәрендә «Мәгълүмати технологияләр һәм Россия халыклары телләре» («Информационные технологии и языки народов России») дип исемләнгән I стратегик сессия эшендә катнашты.
Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты галимнәре –  Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында
15.05.2024
      2024 елның 15 маенда Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Абай исемендәге Казах теле һәм мәдәнияте фәнни-мәгариф үзәген ачу тантанасына килгән Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты делегациясе Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать...
«Бөек Ватан сугышы – татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» түгәрәк өстәле
13.05.2024
      8 май көнне ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы – татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Әлеге чара «Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм сугыш ветераннары булган татарлар – ислам динен тергезүчеләр» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе...
Туган телнең киләчәген кайгыртып
07.05.2024
     ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, татар теле дәреслекләре авторы Мөслимә Мәгъсүм кызы Шәкүрова 3 май көнне Татарстан радиосында чыгып килүче «Фидакарьләр» тапшыруының чираттагы чыгарылышында катнашты.

Pages: Prev. 1 ... 6 7 8 9 10 ... 60 Next