Яңалыклар

«Мәктәптә тәрбия һәм белем бирү процессында  Роберт  Миңнуллин иҗаты» темасына республика семинары
02.10.2023
      2023 елның 27 сентябрендә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе белән берлектә «Мәктәптә тәрбия һәм белем бирү процессында Роберт Миңнуллин иҗаты» дип исемләнгән семинар уздырды.
ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2023:  Ютазы районы торак пунктлары
28.09.2023
     ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының комплекслы экспедициясе 2023 елның 18 сентябреннән 27 сентябренә кадәр Ютазы районында эшләде.
ТӘһСИдә – Г. Ибраһимов якташлары
25.09.2023
    2023 елның 23 сентябрендә ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты классик язучы, галим, телче, тарихчы, тәнкыйтьче, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның туган ягы – Башкортстанның Авыргазы районы Толбазы авылыннан Габитов Рәшит Гали улы җитәкчелегендәге төркемне кабул итте.
Тукайны өйрәнүче галим
23.09.2023
     Кичә Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле фән эшлеклесе, әдәбият галиме, текстолог Зөфәр Рәмиевкә 85 яшь тулуга багышланган «Олы галим, зыялы шәхес» дип исемләнгән әдәби чара узды. Кичәне оештыручыларның берсе - Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
Язма мирас үзәгендә –  Көнчыгыш галимнәре
20.09.2023
      ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендәге тупланган кулъязмалар һәм басма китаплар коллекциясе галимнәрдә зур кызыксыну уята. 20 сентябрьдә Мирасханәгә килгән галимнәр төркемендә Якын Көнчыгыш һәм Көньяк Азиядән килгән Коръән белгечләре, текстологлар, археографлар һәм каллиграфлар бар иде....
Халыкара фәнни конференциядә катнашырга чакырабыз
20.09.2023
      Европа цивилизациясе һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте тарихына багышланган Халыкара фәнни конференциядә катнашу өчен гаризалар кабул итү вакыты 16 октябрьгә кадәр озайтылды.
ТӘҺСИнең фәнни экспедицияләре-2023: Ютазы районы
19.09.2023
       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни экспедициясе бу көннәрдә халык иҗаты бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Л.Х. Дәүләтшина җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Ютазы районында эш алып бара.
Сайт-специфик – нәрсә ул?
19.09.2023
     15 сентябрьдә «Черек күл» паркы амфитеатрында «Сәхнәдән тыш спектакльләр, яки Сайт-специфик театры нәрсә ул?» («Спектакли вне сцены, или Что такое театр сайт-специфик?») дигән темага ачык  лекция узды. Казан дәүләт яшь тамашачы театры оештырган әлеге чарада Сәнгать белеме үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, театр тәнкыйтьчесе, филология...
Музей-күргәзмә экспозицияләренең цифрлы дизайнында  заманча тенденцияләр
18.09.2023
      Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре А. К. Җәләлиева 2023 елның 12-13 сентябрендә «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» Федераль проекты кысаларында «Музей-күргәзмә экспозицияләренең цифрлы дизайнында заманча тенденцияләр» һөнәри белем бирү программасында спикер сыйфатында...
Туган тел укытучылары өчен методик семинар
18.09.2023
     Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Яшел Үзән районының туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен «5-9 сыйныфларда «Туган тел (татар теле)», «Туган (татар) телдәге әдәбият» уку предметларын яңа буын УМКларыннан файдаланып укыту үзенчәлекләре»...
ТӘҺСИ хезмәткәрләре Көзге Халыкара фәнни мәктәп эшендә катнашты
15.09.2023
     Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – гомуми лингвистика бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәүзия Сәгъдиева, шул ук бүлекнең өлкән фәнни хезмәткәре Энҗе Кадыйрова, текстология бүлеге мөдире Эльмера Галимҗанова, шул ук бүлекнең өлкән фәнни хезмәткәрләре Гөлнара Зәйниева һәм Гөлназ Хөснетдинова, фәнни хезмәткәрләре...
«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек»
08.09.2023
      Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Гөлназ Гыйлемьянова «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында 7 сентябрьдә узган «Профессиональ музыка сәнгате: Россия һәм Кытай мәдәниятләренең чагылышы» дип аталган мәдәният сессиясендә катнашты....

Pages: Prev. 1 ... 19 20 21 22 23 ... 60 Next